Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасы узды

Әлмәттә Шигырь бәйрәме язгы вакытта - Габдулла Тукайның туган көнендә генә түгел, менә җиденче ел инде көзен дә уздырыла. Бу көнне иҗат әһелләре калабызга Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр тапшыру тантанасына җыела. Аның быелгысы 30 октябрьдә булып үтте.


Калабызда кабатланмас әсәрләре белән халык күңелен яулаган шагыйрә Саҗидә Сөләйманова истәлегенә һәйкәл куелган. Аңа эз суынмый. Менә бүген дә Шигырь бәйрәме биредән башлангыч алды. Шагыйрьләр, язучылар һәм башкалар Саҗидә Сөләйманованы бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, аның истәлегенә әсәрләрен укыдылар.
Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияне тапшыру тантанасына башкалабыздан да һәм башка төбәкләрдән дә бик күп кунаклар килгән иде. Мәгълүм булганча, әлеге премия "Татнефть" һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куела. Аның нәкъ менә нефтьчеләр башкаласында булдырылуы очраклы түгел. Ник дигәндә, шагыйрәнең берсеннән-берсе матур әсәрләре Әлмәттә туа. Премиянең абруе елдан-ел күтәрелә бара. Бу хакта "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары, "Рухият" рухи яңарыш фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев тә үзенең чыгышында билгеләп үтте. Ул соңгы елларда премиягә тәкъдим ителүчеләр уңаеннан кискен бәхәсләр тууын, Язучылар оешмасының аңа нигездә Казанда яшәп иҗат итүчеләрне тәкъдим итүен, безнең төбәктәгеләрнең читтә калуына борчылуын белдерде. "Премиягә лаеклыларны Язучылар берлеге сайлап җибәрә, без бу тәкъдимне раслыйбыз. Кандидатларның күплеге, әлбәттә, әдәби бүләкнең дәрәҗәсен арттыра. Монысы куанычлы", - диде Рөстәм Нәбиуллович.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов бу сүзләргә җавап итеп Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкне Тукай премиясе белән ярышырлык дәрәҗәдә дип бәяләде һәм аны иң лаеклыларга гына бирергә тырышуларын җиткерде.
"Рухият" фондының китаплар бастырып чыгаруда да зур ярдәме игътибарга алып, нефтьчеләр адресына бу көнне шактый гына рәхмәт сүзләре яңгырады. Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова да муниципалитет исеменнән чыгыш ясап, җылы сүзләрен ирештерде, аеруча сәләтле студентларга шагыйрә исемендәге премия билгеләнүенә шатлануын әйтте.
2012 ел премиясе лауреатларына да сәхнәгә күтәрелер чак җитте. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләккә бу юлы "Җиңел юл авырлыгы" китабы өчен Сәйдә Зыятдинова (Казан), "Зирәк булу кирәк" китабы өчен Мөҗәһит Әхмәтҗанов (Мөслим),"Күңел ашкынуы" китабы өчен Гөлзадә Әхтәмова (Алабуга) лаек булдылар.
Кызыксындыру премияләре Рүзәл Мөхәммәтшинга (Казан), Таһир Шәмсуаровка (Лениногорск), Резеда Шәриповага (Азнакай) бирелде.
Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган студентларга шулай ук күркәм традиция буенча Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия билгеләнде. Ун студентның икесе Әлмәттән булуына шатланмый мөмкин түгел. Мәртәбәле бүләккә лаек булучыларыбыз - Гүзәлия Митаева Әлмәт дәүләт нефть институтында белем ала. Ә политехникумда укучы егетебез Рузил Ихсановны шәһәрдә белмәгән кеше сирәктер. "Яшьләргә стипендияләр бирүнең гамәлгә куелуы - аларны күтәрү, кызыксындыру. Чөнки киләчәк- алар кулына калачак. Премия сезгә бурыч куя. Саҗидә Сөләйманованың бөек исеменә, татар теленә тап төшермичә үсәргә насыйп булсын сезгә" - бүгенге яшь буын зыялыларына әйтелгән теләкләр әнә шундый.
- Саҗидә Сөләйманованың иҗатын тулысынча өйрәнеп, аңа тиешле бәя биреп бетергәнебез юк әле. Аның иҗатының биредә бәреп чыгуы - әлмәтлеләргә зур мәртәбә. Саҗидә Сөләйманова Әлмәт җирендә хатын-кыз поэзиясен тудырды. Ул дөньяга җиткерелергә тиеш шагыйрә. Дөнья әдәбиятында аның татар әдәбиятындагы урынын күрсәтү - безнең бурыч, - дигән фикерен белдерде КФУ галиме Тәлгать Галиуллин. Иҗаты белән татар әдәбияты күгендә кабатланмас йолдыз булып балкыган Саҗидә Сөләйманова дөнья күгендә дә балкырга лаек.
Ирина Апачаева
М.Фарукшин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250