Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Разим Вәлиуллин урамы барлыкка килерме? [+ФОТОЛАР]

Әлмәттә яшәп иҗат иткән легендар шәхес Разим Вәлиуллинны искә алу кичәсенә башка төбәкләрдән дә кунаклар килгән иде.

Шушы көннәрдә 2 нче Идел буе халыклары әдәбияты китапханәсендә шагыйрьне искә алу кичәсе булды. Әлмәт язучылары, мәртәбәле кунаклар, Чаллыдан язучы Айдар Хәлим - һәммәсе аның иҗатын искә алды, тормышыннан кызыклы мизгелләрне сөйләде.
Туганнары да бу уңайдан үз фикерләрен җиткерде.
Зәй районында аның туган авылында музей булуын, Разим Вәлиуллин исеме белән урам атамауларын искәртеп уздылар. Чара чәй өстәле артында дәвам итте.
Шагыйрь, композитор һәм галим Разим Вәлиуллин СССР һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Россия Федерациясе һәм Татарстан композиторлар берлеге әгьзасы. Бик күп китаплар авторы. "Әлмәт җырлый" дигән китапларны чыгаруда да аның өлеше зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса