Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Рухият” нәшер иткән китаплар тәкъдир ителде

Кичә Әлмәттә "Татнефть" җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды тарафыннан нәшер ителгән китапларны тәкъдир итү чарасы булып узды. Рухи яңарыш фонды быел әдәбият сөючеләргә 7 китап бүләк итте.

187 китап, 300 меңнән артык тираж - 19 ел дәвамында "Татнефть" компаниясенең милли җанлы җитәкчелеге язучы-шагыйрьләрне дә, укучыларны да әнә шул күләмдә сөендерде. Компаниянең генераль директоры урынбасары, "Рухият" фонды советы рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев бу күркәм традициянең дәвамлы булуын теләде:

- Әлеге проект сату-алуга корылмаган, чыгымнарны каплатуга юнәлдерелмәгән, без басмаларны республика шәһәрләре һәм районнары китапханәләренә, белем учакларына, балалар йортларына бушлай таратабыз. Киләчәктә бу шулай булачак.

Моннан тыш, һәрбарчабыз хәбәрдар, нефтьчеләр чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне рухи яктан баетуга да үз өлешләрен кертә, татар иленнән бүләккә "Рухият" китапларын алучылар исемлеге елдан-ел киңәя.

- Өч кагыйдәгә тугры калуыбызны дәвам итәбез, яшь авторларга иҗатларын халыкка чыгару өчен ярдәм итүне, танылган шәхесләребез турындагы хатирәләрне яңартуны һәм көньяк-көнчыгыш төбәгендә яшәп, каләм тибрәтүчеләрне бастыруны максат итеп куябыз, - дип ассызыклады Рөстәм Мөхәммәдиев.

Максат изге, ә ул, иң мөһиме, иҗат әһелләренең исемнәрен, җыентыкларын бездән соң киләчәк буынга да илтеп тапшыруны күз уңында тота.

- Кеше китә, җыры кала. Ә җыр калдыру өчен үзеңнән соң көчле китап калдырырга кирәк. Тагы да әһәмиятлесе, исемеңне гасырлардан гасырларга җиткерү өчен басманы ташка бастыру зарур. Бүген без язучы-шагыйрьләргә һәйкәл куючы, китапларны ташка бастыручылар йортына кунакка җыелдык. Нефтьчеләргә рәхмәт! - Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Данил Салиховның югары рухтагы чыгышын зал дәррәү алкышларга күмде. Аның фикерен дәвам итеп, район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова сүзләре белән әйтсәк, "Рухият" иҗат кешеләрен бәяләве белән милләтебезне, тарихыбызны саклый".

Быел исә дистәдән артык язучы бәяләнде (араларында бер җыентык 8 фронтовик язучының иҗатын үз эченә ала). Тәкъдир итү чарасы төбәгебездә язучылар оешмасын төзегән һәм аңа җитәкчелек иткән Татарстанның халык язучысы, Тукай исемендәге премия лауреаты, күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның "Хәзинәле гомер" китабын барлау белән башланып китте. Басма әдипнең 90 еллыгы уңаеннан дөнья күргән, мөхәррире һәм җыентыкны төзүчеләрнең берсе - Наилә Ганиева. Биредә Гариф Ахуновның замандашларының, шәкертләренең һәм якыннарының истәлек-хатирәләре урын алган.

- Быел юбилейлар елы. Татарстан нефтьчеләрен Бөтенсоюз аренасына алып чыккан "Хәзинә" романы буенча төшерелгән нәфис фильмга да 40 ел, - дип билгеләде язучының кызы, шулай ук китапны төзүдә катнашкан Наилә Ахунова.

Әдипнең "Якты көн" шигыренә язылган җырын башкарган Татарстанның халык җырчысы Зөһрә Сәхәбиева да әдипнең бөеклеген билгеләп үтте:

- Гариф ага патриот иде. Халкыбызның, сәнгатебезнең, илебезнең патриоты, янып яши торган кеше иде...

Чираттагы саллы китапларның берсе - "Соңгы һөҗүм" Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлегенә караган фронтовик язучылар: Юныс Әминов, Әзһәр Габиди, Изаил Зарипов, Сәет Кальметов, Хисам Камалов, Әдип Маликов, Үзбәк Саттаров, Рафаил Төхфәтуллинның иҗатларын туплаган.

- Бу китап сугыш утлары кичкән әдипләргә мәңгелек һәйкәл булып торсын, - диде үз чыгышында китапны төзүче, Әлмәт язучылар бүлеге рәисе Рәфкать Шаһиев. Үзбәк Саттаровның тормыш иптәше Извилиана ханым исә хатирәләре белән уртаклашты.

Резеда Фәрхетдинованың "Муха-синоптик", Йолдыз Шәрәпованың "Сәяхәтче чемодан", Гөлгенә Кәримованың "Үзем таптым, үзем югалттым", Валентин Бурайкинның "И надо жить...", Ленар Шәехнең "Бар бездә берәү" китаплары да укучылар өчен табыш.

Тәкъдир итү кичәсе гаҗәеп матур, эчтәлекле узды. Һәр басманы укучыларга кызыклы вә үзенчәлекле итеп ирештерүне драмтеатрыбызның гаять сәләтле артистлары һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә башкарды. 1 нче гимназия шәкертләре дә кимен куймады. Хәзер исә җыентыкларны барлау, уку, бәяләү өчен соңгы сүз - укучыларга.

Наил СӘХАПОВ фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса