Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды [+ФОТОЛАР]

«Татарстан нефтенә 60 ел» исемендәге мәдәният һәм ял паркында «Татнефть» ААҖ тарафыннан инде тугызынчы тапкыр оештырылган «Табигать исән булганда - мин дә исән» исемле рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Агымдагы елның төп темасы - «Кеше һәм ат».

Сабантуйга җыелган халык мәйдандагы тамашага манзара кылып торган вакытта берьюлы авыл ягына таба борылды. Кояшлы көннең үтәкүренмәле офыгында тузан болытына уралып атлар килә иде. Атлар килә! Елның-елында аларның саны кими барса да, борынгыдан килгән йоланы изге китап итеп саклагандай, әле һаман да булса авылларда махсус сабантуйлары өчен ат асрый торган хуҗалар бар. Тирләп-пешкән бахбайларнына караганда да ныграк каушаган җайдаклар әллә үзләрен, әллә канатлы дусларын тынычландырырга тырышып, сак кына мәйдан түренә уза. И башлана инде бу вакытта макталу. Яшьлекләрен сагынган әби-апалар да, яшь киленәр дә ашыга-ашыга җиңүчеләрнең муенына чигелгән тастымалларын, бизәкле яулыкларын элә. Ә иң арттан килгән пар өчен бүләкнең иң асылын калдырыш - соңлап килгән атны елый диләр, авыл халкы шул сәбәпле аны юатырга ашыга... Мәдәният һәм ял паркыны сәхнәсе тирәле эленгән күпсанлы ат рәсемнәрен күргәч тә күңелдә әнә шундый күренеш җанланды. Темасы шулай булгангамы, төбәгебездә талантлы балалар саны үскәнгәме, быелгы бәйгедә катнашучылар саны да бермә-бер артып киткән ди оештыручылар - узган ел жюри әгъзаларына 3 яшьтән башлап 16 яшькәчә яшь татарстанлының 700 артык эшенә бәя бирергә туры килсә, быел конкурста теркәлгән эшләрнең саны 1200 гә җиткән! Әлбәттә, шултиклем җанлы матурлык арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу да җиңелләрдән булмагандыр.

- Атларга бәйле чаралар безнең компаниядә һәрвакыт ихтирамда булды. Шуңа күрә төбәгебездә борынгы булган ат спортын үстерүгә саллы өлеш кертелде. Бүген Актүбә, Азнакай һәм Кичүчатта спорт мәктәпләре эшли, аларның укучылары төрле бәйгеләрдә уңышлы катнашып зур призлар яулый. Быел копнаия кармагында булган җәйге сәламәтләндерү лагерьларына да берәр пони һәм токымлы ат сатып алынды. Балалар алар өчен тышкы абзарларын да үз куллары белән ясап, дүрт аяклы дусларын үзләре карап торачаклар. Бәйгегә килгәндә, ул чыннан да яхшы узды, - диде «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев кылкаләм осталарын тәбрикләргә ашыкты.

Сәхнә түреннән бәйге җиңүчеләрен шулай ук «Татнефть» ААҖ сәнәгый экология куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау идарәсе начальнигы урынбасары Ильмир Исмәгыйлов, компаниянең яшьләр лидеры Ренат Мамин, җәмгыятьнең матбугат хезмәте начальнигы Нурия Вәлеева сәламләде.

- Бүген сәхнәдән мин шундый сәләтле балалар үстерүче әти-әниләргә, укытучыларга, вактын кызганмый һәр эшкә лаеклы бәя биргән жюри әгъзаларына рәхмәтемне җиткерәм, - диде Нурия ханым.

Барлык критерийлар буенча да өч яшь төркемендә беренчелекне алучылар арасында сәхнәгә Самира Халикова, Алиса Смирнова, Валерия Доброва, Сабина Насыйбуллина, Эльвина Миннекаева һәм Динә Зарипова күтәрелде. Икенче һәм өченче урын алучы рәссамнардан тыш, жюри әгъзалары шулай ук аерым номинацияләр буенча да бүләкләр тапшырдылар. Ә менә араларында иң югары бәя алучы берәү булды - гран-при Лениногорск шәһәреннән Лилия Кәбировага тапшырылды. Тантанада шулай ук җиңүчеләрнең укытучыларын да тәбрикләделәр.

Быел «Татнефть» компания се белән бергә бәйгенең оештыручылары булып Вернардский исемендәге экология фонды да чыгыш ясады.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса