Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә нәни “йолдызлар” үсә [+ФОТОЛАР]

«Чыңлы тамчы» шәһәр һәм район бәйгесе быел 22 сезонын ачып җибәрде.

Мөнир Рахмаев, Луиза Якупова, Гөлшат Хамурзина, «Әлмәтем» «Настроение» бию ансамбльләре - санап китсәң әлеге бәйгегә була зур сәхнәгә аяк атлаган җырчылар, коллективлар шактый.

Район мәгариф идарәсе белән берлектә балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге оештырган бәйгегә быел да шактый гариза кергән. Сайлап алу турын 500 гә якын бала узган!

Җәмгыятьтә, балаларда музыкаль һәм эстетик зәвык тәрбияләү һәм аларның сәләтләрен арттыруны максат итеп куйган бәйге өч этапта уза. Сайлап алу турын узган балалар йомгаклау концертында чыгыш ясый. Иң-иң дип табылучылар апрель аенда Гала-концертта балкырга чакыру ала.

Быелгы йомгаклау концерты ике көнгә сузылды. Вокал һәм бию жанрлары буенча иң якты йолдызларны сайлап алдылар.

Әйтергә кирәк, 1999 елдан бирле «Чыңлы тамчы» бәйгесе «Сандугач сайрар илем» бәйгесенең сайлап алу этабына да әверелде. Ә 2016 елдан әлеге бәйгенең финалына узган балалар «Йолдызлык» яшьләр фестивалендә чыгыш ясау мөмкинлегенә дә ия булдылар. Быелдан башлап «Без бергә» балалар халык иҗаты фестиваленә дә юлламаны да сәләтле балалар әлеге чара аша ала алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса