Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады булды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәттә искиткеч зур тамаша-бәйрәм булды.

Район авылларыннан килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары балаларны гына түгел, зурларны да сокландырды. Алар татарча җырлый-җырлый, бии-бии "Нефтьче" Мәдәният сараеннан Үзәк чыршы янына җыелдылар. Кулларына гармун тоткан Кыш бабайларны балаларның әле бик күргәне булмагандыр.

Кар кызларын һәм төрле әкият геройларын,Кыш бабайларны Шәмсенур паркында әлмәтлеләр көтеп тора иде инде. Кунаклар зур бәйрәм бүләк итте. Һәр авылның Мәдәният йорты һәм клублары концерт номерлары, котлаулар, төрле уеннар әзерләп килгән иде.

Шигырь сөйләп, җырлап Кыш бабай күчтәнәчләре алучылар да байтак булды. Әти-әниләр дә, балалар да тамашаның ошавын әйттеләр һәм район Мәдәният йортына шундый күңеллер бәйрәмнәр чарасы оештырганнары өчен рәхмәтен җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса