Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә джаз фестивале узачак, күрми калмагыз!

Һәрвакыттагыча, кичә кабатланмас булырга вәгъдә итә.

Анда әлмәтлеләр белән бергә Татарстан һәм Россия шәһәрләре, шулай ук Африка илләреннән килгән осталар да чыгыш ясаячак. Очрашуны "Джаз-бенд" ансамбле җитәкчесе, педагог Олег Якимочев Әлмәт музыка көллияте җитәкчелеге һәм "Татнефть" ААҖ профсоюз комитеты белән менә инде өченче тапкыр оештыра.
Джаз музыкаль агым буларак XIX-ХХ гасыр чигендә АКШның Яңа Орлеан штатында барлыкка килгән. Европа һәм Африка музыка мәдәнияте кушылмасы булган жанрның чәчәк ату чоры узган гасырның 30 елларына туры килә, шул исәптән Советлар союзында да. Аның юнәлешләре күптөрле: бибоп, авангард джаз, соул-джаз, кул, свинг, фри-джаз һәм башкалар. Тик кайсын гына алсаң да ул күңелдә кайнаган хисләр өермәсен иң төгәл чагылдыручы һәм еш кына импровизациягә корылган дәртле агым.
Фестивальдә Олег Анохин, Тәлгать Хөсәенов, Юрий Щербаков җитәкчелекләрендәге джаз-ансамбльләр, «BIRDCATCHERS» саксафон камера ансамбльләре, «Мелодии и ритмы», Биг-бэнд төркемнәре, Башкортостанның халык артисты, джаз җырчысы Ирина Остин, күп кенә танылган уен кораллары осталары чыгышы көтелә.
Концент "Нефтьче" мәдәният сараенда 25 февральдә узачак. Башлана 19 сәгатьтә. Керү чакыру билетлары буенча гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса