Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә “Балкыш” (“Сияние”) фестиваленең II зона туры үтте

Бүген "Нефтьче" Мәдәният сараенда ветераннар арасында уздырыла торган "Балкыш" ("Сияние") фестиваленең II зона туры уздырылды.

Өченче тапкыр оештырылучы өлкән яшьтәге үзешчән сәнгать осталарының әлеге бәйгесе быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланып үткәрелә.

Фестивальдә катнашучылар санының елдан-ел арта баруы аның өлкәннәр өчен никадәр әһәмиятле булуы, талантларның күплеге хакында сөйли. Быел республика буенча анда 5,5 мең кеше чыгыш ясый. Зона туры җиде төбәктә бүленгән. Болар - Казан, Яр Чаллы, Алексеевск, Арча, Кукмара, Буа һәм безнең Әлмәт шәһәре.

Нефтьчеләр башкаласына иҗат көрәшендә көч сынашырга республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән 10 районыннан килделәр. Фестивальгә җентекле, тырышып әзерләнү дә юкка түгел, чөнки жюрине халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Георгий Ибушев, Рамил Курамшин, Лима Кустабаева һәм башка профессионаллар тәшкил итә.

Әлмәт җирлегенә килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Равил Хәйруллин сәламләде, Ул зона турының өченче тапкыр биредә уздырылуына шатлануын, фестивальгә аерым игътибар бирелүен әйтеп, изге гамәлләре, кайнап яшәүләре өчен өлкәннәргә рәхмәтен җиткерде. Сүз уңаенда шунысын да билгеләп үтәсе килә, ветераннар арасында мондый сәнгать фестивале уздыру фикере белән әлмәтлеләр чыккан иде һәм аңа республика җитәкчелеге тарафыннан теләктәшлек күрсәтелде.

Фестивальне 80 кешедән торган Әлмәт ветераннарының катнаш хоры башлап җибәрде. Якташларыбыз 40 минут дәвамында сәхнә тотты. Валентина, Илфат, Инсаф Исламовлар, Хәким Нәкыев, Николай Панченко, Зилә Саримова, "Сәрбиназ" (Габдрахман), "Рябинушка (Рус Акташы), "Эрзянка" (Васильевка), "Гармония" ансамбльләре чыгышлары зур алкышларга күмелде. Өлкәннәребез гомер узса да, талантның картаймавын, моң чишмәсенең саекмавын тагын бер кат раслады.

- Мин әлмәтлеләрнең чыгышын чын күңелдән ял итеп, сокланып карадым, - диде ветераннарның төбәк иҗтимагый оешмасы республика берлеге рәисе Хәбир Иштирәков. - Программа Бөек Ватан сугышы елларына багышлап төзелгән, сәхнә костюмнары искитәрлек, йөзләрдә картлыкның эзе дә юк, сез фестиваль чикләрен узып киттегез, рәхмәт!

Жюрига бу көнне җиңел булмагандыр. Һәрбер район үзенчә тырышкан. Фестивальнең әлеге турын узучылар көз көне гала-концертта чыгыш ясаячак. Гала-концерт киләсе елның маенда - Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә дә булачак.

Марс Рәшитов, гармунчылар ансамбле әгъзасы:

- Республика күләмендә чыгыш ясаганбыз күп булса да, "Балкыш"та беренче тапкыр катнашуыбыз. Безнең ансамбль 1982 елда ук оештырылды. Мондый фестивальләр кирәк. Ул безнең өчен зур бәйрәм, кеше арасына да чыгарга кирәк. Шунысы кызганыч, тальянда уйный белүчеләр кими бара, менә без дә ансамбльдә өч кеше генә калдык. Яшьләр күпчелек синтезатор, компьютер, баянны сайлый.

Хәтимә Гәрәева, Габдрахман авылында яшәүче:

- Мин "Сәрбиназ" ансамблендә җырлыйм. Барыбыз да пенсионерлар. Фестивальдә һәр елны бик теләп, шатланып катнашабыз. Мондый чаралар безнең өчен бик әһәмиятле. Репетициягә йөрү генә түгел, сәхнәләрдә чыгыш та ясыйсы килә. Өлкәннәргә паркларда кичке уеннар да оештырылсын иде.

Ирина Апачаева

Автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса