Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә балалар өчен академия ачылды (ФОТОЛАР)

Нефть төбәге балаларына янәдән саллы бүләк ясадылар - «Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан» мәдәни-белем бирү проекты старт алды.

Атаклы дирижер, скрипач, педагог, СССРның халык артисты, Россиянең Дәүләт премиясе лауреаты Владимир Спиваковның исеме дә, үзе дә әлмәтлеләргә яхшы таныш. Узган ел маэстро Әлмәткә килеп, аның җитәкчелегендәге камера оркестры кабатланмас концерт биреп, безне әсир итте. «Татнефть» компаниясе искиткеч бүләк ясавын дәвам итә. «Рухият» рухи яңарыш фонды менә тагын мәдәни-белем бирү проектына өлеш кертеп, төбәгебезнең сәләтле балаларына күтәрелергә, талантларын үстерергә ярдәм күрсәтә.

- Татарстанда җитәкчеләр киләчәк турында кайгырта белә. Биредә балаларга - киләчәк потенциалына зур игътибар бирелә. Бүген без бу балаларга ярдәм итеп, сәләтләрен үстереп, киләчәккә күпер төзибез, - диде Владимр Спиваковның халыкара хәйрия фонды сәнгать җитәкчесе, РФ һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, ЮНЕСКО премиясе лауреаты Петр Гулько журналистларга биргән интервьюсында.

Проектның әһәмиятен аның быел Россия Президенты грантына ия булуы да күрсәтә. Дүрт көн дәвамында Әлмәт, Азнакай, Нурлат, Лениногорскида балалар фортепиано, саксофон, аккордеон, вокал, рәсем сәнгате, хореография буенча мастер-классларда катнашты. Илебезнең, Германия, Израильдән килгән атаклы белгечләр, мөгаллимнәр тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашты. Гадәттә осталар янына үзеңә барырга кирәк була, ә биредә алар үзләре безгә килде. Чынлап та зур бүләк бу!

Проектта 300 дән артык бала катнашты. Бу аларга нәрсә бирә соң? «Проект нәтиҗәләре буенча педагоглар иң сәләтле балаларны билгели. Алар аны үзләренә чакырырга мөмкин. Балалар өчен яңа мөмкинлекләр ачыла. Аерата сәләтлеләргә стипендияләр бирелә», - диде Петр Гулько.

Калабызга фонд стипендиатлары да килгән иде. Һәрберсе Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре җиңүчеләре. Алар концерт та бирде. Концертны ачып Петр Гулько «Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар - балаларга. Татарстан» проектының «Татнефть» ярдәме белән Әлмәттә старт алуын, компаниянең бу гамәлен башка төбәкләргә дә үрнәк булуын искәртте, рәхмәтен җиткерде. Бүләк моның белән бетмәгән икән әле. Өр-яңа YAMANA рояле дә балаларга нефтьчеләрдән тагын бер бүләк. Яңа рояль артына беренче булып утырган академия кунагы - халыкара конкурслар лауреаты Иван Рудин аны «Парижга, киләчәккә тәрәзә бу, әлеге корал ярдәмендә балалар арасында дөньяның их яхшы сәхнәләрендә чыгыш ясап, тамашачыларны әсир итүчеләр булыр», дип бәяләде. «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев төбәктә шушындый проект ачу турында узган ел Владимир Спиваков килгәч сүз булуын, компаниянең аны финанслауга теләп алынуын, алда да балаларга игътибар кимемәячәген билгеләп үтте. Район башлыгы Наҗия Хәйдәрова да да Әлмәтнең үсеш территториясе икәнлеген искә төшереп, яшьләр өчен шартлар тудырылып торуын, әлеге проектның, берсүзсез, балаларга яңа биеклекләр ачарга ярдәм итәчәген белдерде.

Концерт искиткеч булды. Һәр номер озак алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса