Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтнең бөтен авыллары бергә җыелып бәйрәм ясады [+ФОТОЛАР]

Район Мәдәният йорты Чупай авылында «Милләтем бизәкләре» дип аталган татар мәдәнияте бәйрәме уздырды.

Узган җомга көнне авылга Әлмәт муниципаль районының татар фольклор коллективлары җыелды. Болар - Миңлебай станциясенең "Яшь күңелләр" (җитәкчесе Әсхәт Мотыйгуллин) гармунчылар халык ансамбле, Сөләйдән Фәрит Гыйләҗев һәм "Сердәш" дуэты, Бишмунчадан "Мәдинәкәй" фольклор ансамбле (җитәкчесе Лилия Купаева), Түбән Мактамадан "Миләшкәем" фольклор ансамбле (җитәкчесе Л. Каюмова), Илтән-Бутадан Илһам Захаров һәм "Илтәнем" халык фольклор ансамбле (җитәкчесе Анна Фадеева), Бикәсаздан Гөлфия Ситдыйкова, район Мәдәният йортыннан "Болгар" гармунчылар халык ансамбле (Варис Сабиров,) Зилә Саримова, "Заман" триосы, Мәмәттән "Авыл егетләре" квартеты, Колшәриптән Альбина Зиннурова "Мизгел" бию коллективы,

Түбән Абдулдан "Мизгел" вокаль ансамбле, Югары Мактамадан бию дуэты, Кичүчаттан "Миләшләрем" фольклор ансамбле, Тайсуганнан Рузалия Семкичева һәм "Җидегән чишмә" вокаль ансамбле, Иске Михайловкадан "Ләйсән" вокаль ансамбле, Кама-Исмәгыйльдән "Гөлкәйләрем" вокаль ансамбле. Милли уеннарда барлык теләүчеләр үз көчләрен сынады: чүлмәк тә ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, аркан тартыштылар, көянтә белән узыштылар. Ахырдан самавыр чәе белән зур бәйрәм табыны артында сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса