Әлмәтнең 56 нчы балалар бакчасы Шүрәлене кунакка дәште [+ФОТОЛАР]
Шәһәрнең 56 нчы «Крепыш» балалар бакчасы ел саен Габдулла Тукайга багышлап татар телендә бәйге оештыра.
Быелгысы «Син Тукайны беләсеңме?» дигән тамчы -шоу форматында узды. Бакча балалары белән 20 нче мәктәп укучылары шагыйрьнең иҗаты, биографиясе хакында сүз алышты, аның шигырьләрен сөйләде. Сорау-җавап этабында балалар Тукайның балачагын искә төшерде. Интеллектуаль уенда ике команда да сынатмыйча, җырлы- биюле тамашада да актив катнашты. Һәр катнашучыга бакча мөдире Земфира Якупова дипломнар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа