Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр картиналар галереясендә төн уздырды [+ФОТОЛАР]

Менә инде дистә елдан артык татарстан музейлары бөтенроссия акциясенә кушылып килүчеләр өчен төнлә ишекләрен ача. Быел «Музейда төн» акциясе Әлмәт картиналар галереясендә аеруча күңелле узды.

Берничә ел элек очраклы рәвештә Алабуга шәһәренә шундый акциягә барып эләккәч, алабугалылардан бераз көнләшеп безгә дә шундый көннәр килсә иде дип теләгәнем хәтердә. Теләгем озак көттерми кабул булды - узган көзен төбәкне өйрәнү музеенда, быел исә картиналар галереясендә булып безнекеләрнең булганлыгына сокланып кайттым.

Кичке биштән төнге унга кадәр булган чара барышында берьюлы 8 мәйданчыкта төрледән-төрле нәзәкатьле кул эшләнмәләре, картиналар язу буенча остаханәләр эше җәелдерелгән иде биредә. Әниләр дә, бәбиләр дә бергәләп матурлык тудыру серенә төшенгән арада, башкалар Казаннан килгән Бразилия агатлары күргәзмәсе белән таныша алды, ефәккә рәсем төшерү остасы Раилә Мөхәммәтҗанованың хезмәтләре белән сокланды, шулай ук Бакый Урманче һәм аның укучылары исеме астында ачылган күргәзмәдә рәхәтләнеп ял итте. Биредә үк үз портретыңны ясатып алырга да, тәмләп чәй эчәргә дә була иде.

Ә инде төнге чарага килгән әлмәтлеләр кулы белән комнан ясалган бәхет мандаласы мондый очрашуларга озын гомер теләгән төсле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса