Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр бәхетле билет ота ала

Әлмәт районы туган якны өйрәнү музеенда "Бәхетле билет-2015" чарасы узды.

Музейга килүчеләр арасында инде 13 ел рәттән күңелле ярыш уздыралар. Аны гадәттәгечә ел азагында йомгаклау рәвешендә ясыйлар.

Мәдәни чараның беренче өлешендә ярышучылар музей буенча сәяхәт кылды. Алар өчен "Терелгән экспозиция" дигән театральләшкән экскурсия тәкъдим ителде. Борынгы кеше, 30 нчы еллар авыл тормышы белән музей кунаклары ныграк таныша алды. Яңа елны Бөек Ватан сугышы, 1950, 1980 елларда ничек итеп каршы алулары турында да кызыклы мәгълүмат урнаштырылган иде.
Музей директоры Винера Зәйдуллина ел эчендә музейда узган чаралар турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса