Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр “Безнең заман” фестиваленнән дипломнар белән кайтты

13 ноябрь көнне Казанда "Безнең вакыт -Наше время" эшләүче яшьләрнең Республика иҗат фестиваленең Гала-концерты булып узды.

Быел анда «Әлмәт торба заводы», «Татнефть» ААҖ, «Таграс» компаниясе коллективлары, мәгариф идарәсе, «Яшьләр, мәдәният һәм спорт» командасы, Әлмәт политехник техникумы яшьләре чыгыш ясады.

Эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале инде дүртенче ел рәттән республика президенты ярдәме белән оештырылып килә. Башта яшьләр төбәкләрдә чыгыш ясады. Әлмәт районыннан барлыгы 60 иҗат командасы катнашты. Аларның берничәсе финалга да узды. 32 районнан безнең коллективларның Гала-концертка узуы яшьләрнең хезмәттә генә түгел, ә иҗатта да сәләтле булуларын дәлилли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса