Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр ачык һавада кино карады [+ФОТОЛАР]

Узган атнада «Мәдәни мохит» проекты кысаларында янә бер яңалык бөтен шәһәрне шаулатты.

Беренче тапкыр ачык һавада әлмәтлеләр кино карый алды.

- Моңарчы да «Антикафе»да еш кына төрле кинолар карап, аннан сөйләшүләр уздыра идек. Бу юлысы менә аны ачык һавада оештырырга уйладык. Кыска метражлы фильмнарны сайлауның бер үзенчәлеге бар - күбрәк кинолар карап, алар буенча сөйләшүләр дә күбрәк уздырып була, -дип сөйләде бу проектның инициаторы Борис Булатников.

Киноларның темасына килгәндә, бу юлысы иң элек Ник Вуйчич катнашында төшерелгән «Күбәләкләр циркы» дигән социаль рухтагы фильм күрсәтелде, аннан җыелышларда килеп чыга торган юмористик очраклар турында көлкеле «Эксперт» фильмы халык хозурына тапшырылды.


--- Әлеге идеяны тормышка ашырыр өчен барлык техник җиһазлар да бар, экраннар сатып алынган. Җәйге кичләрдә халыкны Совет кинолары белән таныштыруны алга таба да дәвам итәчәкбез. Бүген кеше аз килсә дә, тора-бара бу проект тагын да күләмлерәк узачак, - диде «Мәдәни мохит» проекты кураторы Екатерина Александрова.



Регина Җәләлова, студент:
- Ачык һавада кино карауның романтик ягы да бар бит әле. Совет фильмнарын өйдә гел карап бумый, ә монда шундый уңайлы очрак туры килде. «Мәдәни мохит» афишасында кино күрсәтеләчәк дигәч ике дә уйламыйча килдек. Идеясы да, урыны да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса