Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә Вячеслав Спесивцев җитәкчелегендәге Мәскәү яшьләр театры килә

3, 4, 5 декабрь көннәрендә Әлмәт татар дәүләт драма театрында Вячеслав Спесивцев җитәкчелегендәге Мәскәү яшьләр театры гастрольләре була. 1997 елда оешкан бу эксперименталь театрда артистлар белән бергә студия укучылары, театр институты студентлары да уйный. Алар балалар һәм яшьләр тормышын чагылдырган спектакльләр куялар. Мәктәп укучылары, ветераннар, инвалидлар, дини оешмалар, ярдәмгә мохтаҗ...

Шушы театрда якташыбыз Карина Шашарина эшли. Карина 60-80 еллдарда Әлмәт театрында эшләгән артист Камил Сәетгәрәевнең оныгы. Моңлы тавышлы җырчы булган Камил Сәетгәрәев музыкаль спектакльләрдә уйнаган. Көчле драматик һәм гаҗәеп тормышчан уены, гадилеге белән җәлеп итә торган чибәр буй-сынлы бу егетне тамашачылар хәтерлидер. Ул Ч.Айтматовның "Анам кыры", Т.Миңнуллинның "Ай булмаса, йолдыз бар", М.Горькийның "Вазза Железнова", Т.Гыйззәтнең "Ташкыннар", Ә.Атнабаевның "Шоңкар" һ.б. спектакльләрендә уйнап танылу ала.

Карина 5 яшьтә шушы театр студиясенә йөри башлый, спектакльләрдә катнаша. Бүген аңа 15 яшь. Театр өчен махсус җыелган төркемдә театр институтында укый һәм бер үк вакытта театрда эшли.

Мәскәү театры Әлмәт театры сәхнәсендә А.Грибоедовның "Горе от ума", В.Распутиның "Прощание с Матёрой", "Сказка ложь, а в ней..." әкиятләрен алып килә. Спектакльләр көндез һәм кич була. Карина һәр спектакльдә дә катнаша.

Matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250