Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәткә Мәскәүдән кунак килде [+ФОТОЛАР]

Быелгы «Бяки Буки» әдәби фестиваленең иң зур бүләген Мәскәү кунагы алып китте.

Бүген «Бяки Буки» әдәби фестивале кысаларында язучылар аллеясында зур вакыйга булды.
Узган елдан алып балалар очрашасылары килгән әдипне интернеттан тавыш биреп үзләре сайлап алу мөмкинлеген дә керткәннәр иде. Быел иң күп тавышны 25 китап авторы, балалар язучысы һәм әкиятче, Россия язучылар берләшмәсе әгъзасы, «Россиянең алтын каләме» кебек мәртәбәле премияләр лауреаты Валентин Постников җыйган булып чыкты. Язучылар аллеясында аның исеме мәрмәр ташка уелды. Хәтерләсәгез, узган ел әлеге онлайн тавыш бирүдә үзебезнең Роберт Миңнуллин җиңеп, беренчеләрдән булып балалар язучылары арасында мәрмәр ташка нигез салган иде.

Әлеге чарага язучылар, шагыйрьләр һәм мәктәп укучылар килде, әдипләр чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса