“Әлмәтем” иң шома басучы булып танылды
Казанда "Шома бас" дип исемләнгән татар халык һәм этнографик биюләр буенча хореография һәм фольклор коллективлары арасында III республика смотр-конкурсы булып узды.
Йомгаклау турында 13 шәһәр һәм район коллективлары катнашты. Бәйгедә катнашкан «Әлмәтем» халык ансамбле (җитәкчесе Фәридә Кикар) "Татар халык бию" номинациясендә (зурлар төркеме) һәм "Фольклор биюе"ндә (уртанчылар төркеме ) беренче урын яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа