Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт укучылары Париждан 8 җиңү белән кайтты

5 ноябрьдә Франциянең Париж шәһәрендә "Салют Талантов" проекты кысаларында балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Париж, мин сине яратам!" XX Халыкара фестиваль-бәйгесе булып узды.

Чара Люксембург паркы янындагы Maison des pratiques artistiques amateurs - MPAA Saint Germain иҗат үзәгендә оештырылды. Анда Россия, Франция, Болгария, Казахстанның кечкенә артистлары катнашты.

Фестивальдә Татарстан һәм Әлмәт данын яклап, 2 нче балалар музыка мәктәбе һәм 15 нче мәктәп укучылары чыгыш ясады. Бүләкләрне әлмәтлеләр мулдан җыйды. "Вокал иҗат. Эстрада вокалы. Соло" номинациясендә кече яшь категориясендә Дарья Кельдюшова, Дарья Кельдюшова, Амалия Габсәләмова 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. Шушы ук кызлар "Вокал иҗат. Эстрада вокалы. Кече формалар" номициясендә бөтен пьедесталны яулады.

Зур яшьтәгеләр категориясендә "Вокал иҗат. Эстрада вокалы. Соло" номинациясендә Ирина Смолькина "Цветы под снегом" җыры белән 2 нче урынга ия булды. "Инструменталь иҗат. Классика. Фортепиано. Соло" номинациясендә Виолетта Җиһаншина 3 нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса