Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт театры артисты кинода төшәчәк

Казанда Габрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы буенча кино төшерә башлыйлар. Андагы төп рольләрнең берсен - Мансурны Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Динар Хөснетдинов башкарачак.

Гөлшәһидә ролендә Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Резеда Сәләхова уйнар дип көтелә. Профессор Әбүзәр Таһировны Камал артисты Әзһәр Шакиров уйный. "Ак чәчәкләр"не 1967 елда Камал артистлары экранлаштырган иде инде. Кызганыч, язма сакланып калмаган.

"Ак чәчәкләр" сериалын киләсе җәйдә күрсәтергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса