Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында "Учук" фестивале үтте

24 июньдә Иске Суркин авылында ТР Кама аръягы чувашларының XI ачык фестивале - «Учук» үтте.

Фестивальдә Лениногорск, Казаннан, Бөгелмә, Чирмешән, Аксубай, Яңа Чишмә районнарыннан 15 тән артык чуваш фольклор коллективы, шулай ук Чувашиянең халык артисты, ТРның атказанган артисты Вячеслав Христофоров катнашты.

Бәйрәм кунакларын борынгы чуваш рецептлары буенча өйдә әзерләнгән куас һәм коймаклар белән каршы алдылар.

- Тамырлары белән гасырлар төпкеленә барып тоташкан әлеге бәйрәмдә катнашуыбызга шатбыз, - дип сәламләде бәйрәмгә җыелучыларны район башлыгы Айрат Хәйруллин. - Сезнең бүген дә үз традицияләрегезне онытмавыгыз, аны буыннардан буыннарга тапшыруыгыз бик куанычлы. Бу йола бәйрәме бүген «Учук» фестиваленә кадәр үсеп җитте. Яңгыр боткасы, корбан китерү йоласы, тулаем бәйрәм үзе барыбызны да берләштерә. Ә тарихын белгән, хөрмәт иткән халыкның киләчәге өметле.

Район башлыгы шулай ук Иске Суркин авыл җирлегендә яшәүчеләрнең аеруча нәшатларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталарын тапшырды. Авыл Мәдәният йортына музыка аппаратлары сатып алуга сертификат бүләк итте.

Алга таба Иске Суркин авыл җирлеге башлыгы Николай Леонтьев чарада катнашучыларны якты бәйрәм белән тәбрик итте һәм барысына да иминлек, муллык, бәрәкәтле тормыш теләде.

ТР Халыклар дуслыгы йортының этно-мәдәни эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүс Гаянов та чувашларны милли бәйрәмнәре белән котлады. Ә ТРның чуваш милли-мәдәни автономиясе яшьләр лидеры Артем Носков Әлмәт районында чуваш мәдәниятенең сакланышына зур өлеш керткәне өчен Айрат Хәйруллинны бүләкләде.

Фестиваль җылы, дустанә атмосферада үтте. Республика районнарыннан иҗат коллективлары чуваш халкы биюләрен һәм җырларын башкардылар.

Фестиваль мәйданчыгыннан ерак та түгел авыл аксакаллары чишмә суында, берничә төр ярма белән бәрәңгедән, сөт һәм май кушып ботка пешерде. Яңгыр боткасыннан теләүчеләрнең барысы да авыз итә алды.

- Яңгыр алласына табыну өчен әлеге фестивальгә дүртенче ел киләбез инде. Бүген исә без яңгырның туктавын һәм, ниһаять, чын җәй җитүен сорыйбыз. Яңгыр алласы безне ишетер дип ышанабыз, - дип фикерләре белән уртаклашты Казаннан «Сәлам» вокаль ансамбле җитәкчесе Светлана Садыйкова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса