Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт политехник техникумы студентлары тамашачы күңелен яулады

Әлмәт политехник техникумы иҗади сәләтне ачарга ярдәм итә. Һәрхәлдә, студентлар үзләре шулай ди. Узган җомга кичендә "Нефтьче" Мәдәният сараенда урта-махсус белем бирү йортында белем алучылар зур зал каршында иҗади хисап тотты.

Техникум директорның тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Туйкин сүзләренчә, әлеге чара уку йортында яңалык түгел, бары матур традицияне торгызу икән. 50 елга якын тарихы булган уку йорты һәрвакыт җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк яшьләрне берләштереп килгән. Бүген дә биредә вокал, бию түгәрәкләре эшли, үзләренең Шаяннар һәм тапкырлар клубы командасы бар.

"Мириданс" бию төркемен белмәүчеләр бар микән? Калабызда бер генә чара да алар катнашыннан үтми ич! Концерт программасы әлеге төркем башкаруындагы татар халык биюе (сәнгать җитәкчесе республика, Россия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Илнур Аглиуллин) белән башланып китте. Оешуларына ярты ел дигәндә, ансамбль Саҗидә Сөләйманова исемендәге "Тормыш, исәнме!" республика фестивалендә Гран-прига һәм "Студент язы" бәйгесендә лауреат исеменә лаек була. 2011 ел шулай ук техникумга "Ватан" республика фестивалендә җиңү алып килә. 2012 елда ансамбль "Татнефть" "Рухият" рухи яңарыш фондының "Сандугач сайрар илем" фестивалендә җиңүче дип табыла.

"Мириданс"ның иҗат капчыгында төрле милләтнең халык биюләре тупланган. Әйтергә кирәк, концерт программасы өчен бию костюмнары иркен гардероб бүлмәсенә сыймыйча, сәхнә артындагы элгечләрдә урын алган иде. Бу инде ансамбльнең репертуар киңлеге хакында сөйли.

Хисап концертында катнашкан Радик Гәрәев белән Денис Савельев чыгышларын да тамашачылар җылы кабул итте. Егетләр автор-башкаручы буларак техникум кысаларында да гына түгел, шәһәребездә уздырылган төрледән-төрле башка чараларда да актив катнаша. Ә иҗат дөньясындагы уңышлары белән алар үзләре белем алган уку йорты коллективына рәхмәтле.

Әлмәтлеләргә танылып өлгергән, күп кенә шәһәркүләм чараларны алып баручы Рузиль Ихсанов та Әлмәт политехник техникумының дипломлы белгече булырга әзерләнә.

- Әгәр дә монда укырга килмәгән булсам, башка җирдә кыюсыз адымнарымны хуплаучы булыр иде микән? - дип горурланып сөйләде ул.

Кичәдә бу юлы студенлар гына түгел, кайчандыр техникумны тәмамлаган белгечләр дә катнашты. Баксаң, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт буләге иясе, күренекле композитор Роберт Андреев та техникумда укыган булып чыкты. Моннан 40 ел элек уку йорты белән хушлашкан булса да, ул бүген дә студент еллары хакында сагынып сөйли.

- Белгород шәһәрендә практика үтәргә, студент отрядлары белән илебезнең төрле почмакларында булырга туры килде безгә. Бик күңелле вакытлар иде ул, - дип искә алды Роберт Андреев. - Безгә алмашка килгәннәрнең студент еллары да хәтерләренә иң рәхәт вакыт булып кереп калачак. Ә инде иҗади хисапка килгәндә, аларга бары "бишле"! Әлмәтебезнең иң зур концерт залын бары тик лаеклыларга гына ышанып тапшыралар бит.

Чыннан да, икенче ел рәттән уздырылган концерт залында буш урыннар юк диярлек иде. Һәрбер чыгышны тамашачылар елмаеп каршы алды һәм алкышлар белән озатып калды.

Сәләтле яшьләргә әлегәчә кытлык кичермәсәләр дә, политехник техникумда киләчәк хакында алдан кайгырталар. "Мириданс" бию ансамбле каршында оештырылган студиядә балалар өчен төркем ачканнар. Әлеге сабыйлар иҗат кичәсенең иң матур бизәге булгандыр, мөгаен.

Рәдифә Ногманова

Алсу ХАЙБРИЕВА фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250