Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт музыкантлары дусларын җыйды

Агымдагы елда алтмыш еллык юбилеен билгеләп узучы 1 нче балалар музыка мәктәбе әлеге уңайдан «Нефтьче» Мәдәният сараена үзенең чын дусларын, музыкага мөкиббән әлмәтлеләрне җыйды.

Юбилей истә калырлык узды, зур бәйрәмгә әверелде. Ә концерт исә музыкаль шарлавыкны хәтерләтте - яшь талантлар бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, бөтен күңел җылыларын биреп, тамашачыларга аһәңле чыгышларын бүләк иттеләр һәм көчле алкышларга лаек булдылар. Мәктәп укучыларының һәм мөгаллимнәренең шатлыгын уртаклашырга бик күп кеше килгән иде. Бу кичне музыка кунакларны сихри дөньяга - гармония һәм матурлык иленә алып кереп китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса