Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт кызы “Голос” тапшыруында Градский командасына узды

"Беренче канал"ның "Голос" тапшыруында 19 яшьлек Гөлшат Хамурзина үз тавышы белән Александр Градскийны һәм Дима Биланны үзенә "каратты".

Бәйгедә Гөлшат Уитни Хьюстонның «I Have Nothing» җырын башкарды. "Слепое прослушивание"дә якташыбыз уңышлы чыгыш ясады. Аңа таба борылган Градский һәм Билан арасыннан ул беренчесен сайлады.

Гөлшат эстрада вокалы мәктәбендә, скрипка буенча музыка мәктәбендә укыган, шулай ук фортепиано, гитара, барабанда да уйнау серләрен дә яхшы белә. Хәзер ул - Югары икътисад мәктәбе студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса