Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатрында балаларны өлкәннәрсез яшәргә өйрәтәләр

Безнең театрны тылсым оясы дип атап һич кенә дә ялгышам дип уйламыйм. Ниндидер сихри тирәлек бигрәк тә яңа елны көткәндә сизелә биредә.

Ишек төбеннән башлап театрда эшләүче һәр хезмәткәрнең күз карашы ук аерата бәйрәм рухы белән сугарылган була бу чорда. Ышанмас урында ышанырсың әкияткә, валлаһи!

Әлмәт драмтеатрыннан иң нәни дусларына Яңа ел күчтәнәче әзер. Сәхнә коллективы Татьяна Воронина пьесасы буенча әзерләгән "Бар да рөхсәт ителә..., яки өлкәннәрдән башка ничек яшәргә" (Все можно..., или как прожить без взрослых") спектаклен узган җомгада беренчеләрдән булып күп балалы һәм аз керемле гаилә әгъзалары күрә алды.

Балаларның бары да матур киемнәрдән, әкияти костюмнардан. Алардан калышмый әниләр дә бизәнгән, әтиләре исә замана гаджетлары белән "коралланган" - елга бер була торган Яңа елны истәлеккә калдырырга тырыша. Хәтта спектакль башлану хакындагы игъланга карамастан, телефоннарын да сүндерми утыручылар бар. Чү, бу бит театр артистлары, ә шалтырауга җавап бирү - тамашаның бер өлеше икән! Кызык була башлады бит әле бу!.. Театрга йөрүчеләр белә булыр, ә әти һәм әни статусына ия булучылар аңлар - тамаша барышында телефонны сүндереп кую мәслихәт булса да, балаң шалтыратканда җавап бирми мөмкин түгел. Спектакльнең әлегедәй гади күренештән башлануы аны шундук халыкчан итте дә куйды.

Шуннанмы? Шуннан башланды да инде. Балаларын тыңлата алмаган әтиләр, ял күрми яшәгән әниләр нарасыйларына сабак бирергә уйлыйлар - үзләрен калдырып шәһәрдән юк булалар! Аулак өйдә калган балалар кәнфит-чипсы ашап, лимонад эчеп яшәргә, мәктәптәге дәресләрне уенга алыштырырга, рәхәтләнеп компьютерда утырырга бик риза, әлбәттә! Җаваплылыктан азат әти-әниләр рәхәткә чыга.

Әлбәттә, бу күренеш кешелек кануннарына сыймый, шуңа да балаларга күз-колак булырга Кыш бабай алына. Ярый әле ул бар! Юкса мондагы маҗаралар ни белән бетәсе билгеле түгел.

Сергей Михалковның "Праздник непослушания" әкияте буенча язылган пьеса, һичшиксез, заманныкы. Әкияти вакыйга балаларны җаваплылыкка, ихлас мөнәсәбәткә, яхшыдан яманны аерырга өйрәтә. Безләр дә аңардан тормыш өчен кирәкле булган тәҗрибәне алыр дип уйлыйм.

- Театр коллективы белән эшләве бик җиңел, рәхәт һәм мавыктыргыч булды. Беренче чиратта, аларның һәрбере (спектакльдә гел яшәләр генә катнаша, аларның кайберләре өлкәннәр һәм балаларны берьюлы башкара. Авт.) якыннарының яисә тирә-күршеләренең балаларын күзәтте. Шуннан чыгып бер образ да кабатланмый торган килеп чыкты дип уйлыйм. Спектакль куйган вакытта шәхсән үзем олылар яки балалар яклы булдым дип әйтә алмыйм. Чөнки кайчандыр үзем дә үсмер булганмын, хәзер әни кеше буларак икесенең дә халәтен яхшы аңлыйм, - ди спектакльнең режиссеры Полина Шабалина.

Балалар өчен тамаша тудыручы режиссер буларак, Полина спектакль куюда, иң мөһиме, тамашачыга тылсым күрсәтүне атый. Ә бу очракта безнең артистлар белән рәхәтләнеп эшләргә була анысы.

Спектакль барышында ук сәхнәдәге "яшьтәшләре" белән уйнап-аралашып утырган балалар бик рәхәтләнеп чыршы әйләнәсендә булган уенга кушылдылар. Анда "Эндорфин" урам театры артистлары нәни әлмәтлеләрне Карабас-Барабаслы, Кар кызлы һәм Чуча-маймыллы дөньяда каршылады.

Рәдифә НОГМАНОВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса