Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатры тамашачыларны чәй белән сыйлый башлый

Әлмәт драмтеатры кабаттан башка театрларның борынына чиртте, җәмәгать! Аларга ничектер, фәкать минем күңел тантана итте, әйтерсең лә мин үзем ниндидер зур гамәл кылганмын да, котлаулар кабул итәргә әзерләнәм имеш...

Чү! Нишләп масаймаска соң әле?! Театрның бөтен эшчәнлеге тамашачы мәнфәгатен кайгыртуга юнәлтелә түгелме соң? Димәк, мин бик хаклы рәвештә шатланам булып чыга. Мин - Әлмәтнең бәхетле тамашачысы!

Яңа сайт - яңа мөмкинлекләр

«Тамашачы» сезонында (быелгы театр сезоны әнә шулай атала) драмтеатр безгә тагы да якыная - искиткеч бай, барлык мәгълүмат һәм заманча мөмкинлекләрне туплаган сайт бик күпне вәгъдә итә. Әле мондый сайт белән республикада бер генә театр да мактана алмый. Әмма татар тотып карамый ышанмый диләрме әле?! Тотып та, тыңлап та, сынап та карадык - без канәгать! Журналистлар өчен драмтеатр әһелләре сайт сәхифәләре буйлап махсус сәяхәт ясап, яңа сезонга планнар белән яңа форматта уртаклашты. Галәмәт шәп килеп чыккан ул! Моңа, хөрмәтле укучым, үзең дә инана аласың: almetteatr.ru адресы буенча үтәсең дә, рәхәтләнеп сәнгать киңлегендә йөзәсең - театрның үткәне, бүгенге яшәеше, спектакльләр, премьералар, проектлар, фото-видеолар - барысы да гади кеше иярли алырлык дәрәҗәдә урнаштырылган, алар даими яңартылып тора. Ә менә сайтның үзенчәлекле ягы шунда ки, зур залда һәм Кызыл залда урнаштырылган камералар ярдәмендә алдан теркәлү узып, биредәге мастер-классларны, тренингларны, проектларны дөньяның төрле почмагыннан карарга була. Америкада булмасак та, төп сәхнәдәге репетиция барышын без дә күзәттек. Киләчәктә исә спектакльләрне онлайн түләп карау, архив спектакльләрне күрсәтү мөмкинлеге дә булдырырга ниятлиләр. Онлайн билет сатып алуны да биредә башкарырга мөмкин.

7 премьера көтелә

Драмтеатр 73 нче иҗат сезонын бүген «Әҗәлгә дару бар диләр» спектакле белән ачып җибәрә. Режиссеры - Елена Кузина - Россия, Германия, Финляндиядә 20 дән артык спектакль куйган һәм Англия, Италия, Польша, Америка, Кытай, Япония, Россия актерлары өчен мастер-класслар уздырган шәхес. Журналистларга тәкъдим ителгән өзектән күренгәнчә, спектакль күңелле булырга охшаган. Хәер, быелгы премьераларның барысы да (алар җидәү, шул исәптән икесе балалар өчен) саллы күренә. Күпләр яратып укыган Зифа Кадыйрованың «Синсез килгән язлар»ы да спектакльләр хәзинәсен баетачак.

Әлмәт драмтеатры «Тамашачы» сезонына бик җитди әзерләнә. Җитәкчелек тә, артистлар да, сәхнә арты хезмәткәрләре дә сыната торганнардан түгел. Чит илләрдә дә исеме таралган, дистәләгән фестивальләрдә җиңү яулаган үзебезнең театр безнеке булган өчен генә түгел, ә дәрәҗәле, кабатланмас, креатив булганы өчен иң югары мактау сүзләренә лаек. Ышанмыйсызмы? Үзегез килеп күрегез!

«Тамашачы» сезонының үзенчәлекләре

Бәя категорияләре төрлелеге. Алар хәзер бишәү. Быел 12 VIP-урын булдырылды. Аларның хуҗаларын чәй белән сыйлау да каралган.

Агач сертификат. Әлеге сувенир-сертификатны бүләк итәргә дә була. Бәясе - 1000 сум.

Укучылар белән уку. Актерлар белем йортларына барып, мәктәп программасындагы пьесаларны укучылар белән бергәләп укырга ниятли.

Мәдәният дәресе. «Мәдәни көндәлек» проекты кысаларында театрда балалар өчен мавыктыргыч дәресләр дәвамлы булачак.

Тамашачы белән аралашу. Халыкның фикерен белү максатыннан спектакльләр турында сораштырулар, анкета уздыру каралган.

Балалар афишасы. Театр нәни тамашачылар өчен махсус афиша булдырды. Быел репертуардагы спектакльләргә тагын икәү өстәләчәк.

Яшүсмерләргә якынаю. 10+ аудиториясе өчен спектакль әзерләү максатыннан театрда «Friendzone» төбәкара режиссерлар лабораториясе көтелә. Татарстан һәм Башкортстаннан сайлап алынган 5 яшь режиссер 3 көн дәвамында артистлар белән өзекләр әзерләп тәкъдим итә. Җиңүче режиссерга Әлмәт сәхнәсендә спектакль кую хокукы бирелә.

Фәридә ИСМӘГЫЙЛОВА, Әлмәт драмтеатры директоры:

- Тамашачы сайланучан, эзләнүчән. Быел без элеккеләрен югалтмыйча, яңа тамашачыларны җәлеп итүгә игътибарны арттырабыз. Проектлар театры да бит без. Фестивальләрдә катнашучы буларак та казанышлар саллы. Узган сезонда 7 фестивальдә катнаштык. Бу бер сезон өчен рекорд! Сентябрьдә генә Брехтның «Туй» спектакле белән Брест шәһәрендә «Белая Вежа» халыкара театр фестивалендә булып кайттык. Ноябрьдә Санкт-Петербургка Жанайдаровның «Кибете»е белән «ArtОкраина» халыкара фестиваленә җыенабыз. Гыйнварда Әлмәт театры Казанга, Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланган фестивальгә дә чакырулы.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса