Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт драмтеатры артистлары Венгриягә юл ала

Әлмәт татар дәүләт драма театры 23 апрельдә ерак юлга кузгала.

Безнең артистлар Венгриянең Будапешт шәһәрендә узучы MITEM IV халыкара театраль фестивалендә катнашачак. Чит ил тамашачысына театр Искәндәр Сакаев сәхнәләштергән «Гашыйк Кәриб» спектаклен тәкъдим итәчәк. Әлеге спектакль «Һөнәр», «Нәүрүз» (Казан), «Арлекин» (Санкт-Петербург), «Маскерадь» (Пенза), «Алтын Сэргэ» (Улан-Удэ), Россиянең кече шәһәрләр (Балаково) һәм Сәнгать фестивальләрендә (Мәрмәрис, Төркия) катнашып, бихисап дипломнарга ия булырга өлгерде инде. Ул шулай ук «Тантана» премиясендә «Ел ачышы» булып та танылды. Безнекеләр 26 апрельдә чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса