Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт белән Туймазы артистлары урыннарын алыша

Яңа проектны Туймазы театры режиссеры Байрас Ибраһимов тәкъдим иткән.

Аның тарафыннан 2 ел элек Әлмәт сәхнәсендә куелган, хәзерге көндә Туймазы артистлары да уйнаган "Сагынуларга ни чара?" спектакле тамашачылар өчен күңелле сюрприз булачак. Әлмәтлеләр Асия Харисова белән Фәймә Бикморатова 15 декабрьдә яңа коллективта үзләрен сынап кайтты инде. Туймазы труппасыннан безнең сәхнәдә уйнаячак актерларны исә 23 гыйнвар көнне күрә алачакбыз.

Әлмәт театры өчен мондый тәҗрибә уртаклашу яңалык түгел. Беренче тапкыр 70 нче елларда "Юлдан язган" спектаклендә (реж. Гали Хөсәенов) безнең артист Кави Бариев һәм Камал театры аксакалы, ТР һәм РФның халык артисты Әзһәр Шакиров урыннарын алышкан иде. Шулай бу ике театр актерлары Туфан Миңнуллинның "Сөяркә" спектаклендә дә алмашынып уйнады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса