Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт авылларда үзешчән сәнгать коллективларының халык иҗаты отчетлары башланды

Авылларда үзешчән сәнгать коллективларының халык иҗаты отчетлары башланды. "Чәчәк атсын туган җиребез" шигаре белән әлеге концерт программаларын алар Әлмәтнең 60, Татарстан нефтенең 70 еллык юбилейларына багышлый.


Быел 36 авыл җирлеге, шул исәптән 48 клуб (китапханәләр һәм авыл җирлеге башлыклары ярдәме белән, әлбәттә, авылдашларын концерт-тамашалар белән сөендерәчәк. 2013 елның экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы буларак игълан ителүе дә сәнгатькәрләр игътибарыннан читтә калмаячак, дип искәртәләр мәдәният идарәсендә.
Узган ял көннәрендә 5 авыл җирлеге иҗат отчетына старт бирде. Беренчеләрдән булып сәхнәгә кләмәнтәйлеләр чыкты. Биредәге үзешчәннәрнең чыгышлары эчтәлекле һәм төрле жанрда булуы белән аерылып торды. "Асамат" кебек "сәхнә тузанын күп сулаган" халык фольклор ансамбле кебек үк иң яшь катнашучыларның тырышлыгы да тамашачы күңелендә яңгыраш тапты.
Түбән Абдул авылында узган концерт исә иҗат сөючеләргә яңа исемнәр ачты. "Таң йолдызлары" вокал ансамбле һәм "Умырзая" бию коллективы төбәкнең сәнгать сөючеләренә киләчәктә үзен танытыр әле.
Мәртәбәле юбилейлар елында җирлек коллективларының уңышлы чыгыш ясавын тәэмин итәргә тырышучылар байтак. Дальняя Ивановка авыл мәдәният йортына, мисал өчен, җирлек хакимияте тавыш көчәйткеч аппаратура алырга финанс ярдәме күр- сәткән! Гомумән, яңа мәгълүмат технологияләрен хәзер авылларда да урынлы һәм нәтиҗәле кулланалар. Борискино авылында узган концерт моңа ачык дәлил. Биредә һәр иҗади чыгышның эчтәлеге экранда слайдлар белән тулыландырылды.
Ул көнне иҗат эстафетасына Новороицк мәдәният йорты нокта куйды. Татьяна Эгамова, "Сударушка" фольклор төркемнәренең туган як, торган җир турындагы җырларын балалар коллективлары экологик культурага багышланган чыгышлары белән дәвам итте.
16, 17 февральдә иҗат эстафетасы Камы-Исмәгыйль, Яңа Нәдер, Яңа Кәшер, Колшәрип, Урман Кәләе, Кәләй һәм Югары Акташ авыл җирлекләренә килеп ирешәчәк.
Ләйләгөл Минаева әзерләде

Фото Әлмәт муниципаль районы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250