Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ландыш Нигъмәтҗанова: «Мин өй өчен яратылган»

Татар эстрадасының популяр җырчысы Ландыш Нигъмәтҗановага шалтыратып, хәлләрен белештек.

Һәм аның чәч төсенә кагылышлы соравыбызны да юлладык.

- Кайчандыр сәхнәдәге блондинкаларны кул бармагы белән санарлык булса, хәзер эстрадада "хезмәттәшләрем" байтак. Чәч төсем - образымның бер өлеше. Сәхнәгә чыкканчы ук мин блондинка идем. Хәзер чәч төсемне үзгәртәсем килми, чөнки тамашачым икенче образда кабул итә алмас, дип уйлыйм. Шулай да минем өчен ул чәч төсе генә, ә яшәү стиле түгел. Мәзәкләрдәге блондинкалар белән бер охшаш ягым да юк. Гомумән, кешенең нинди һәм кем икәнен беләсең килсә, тышкы кыяфәтенә түгел, ә күзләренә игътибар итәргә кирәк. Күзләремә карагыз - анда барысы да күренә.
-Кыска күлмәкләрегез хакында нәрсә әйтерсез?
-Моны да гадәти күренеш дип саныйм. Аның нәрсәсе бар? Минем стилем шундый. Тормышта да озынны кигәнем юк. Кешенең үзеннән дә торадыр инде: кемдер кия ала, кемдер - юк. Шуны әйтергә кирәк, бүгенге көндә татар сәхнәсендә кыска итәк-күлмәк киюче бер мин генә түгел.
-Сез сәхнәдә дә, көндәлек тормышта да бертөрлеме?
- Юк, мин бөтенләй төрле кеше. Көндәлек тормышта бик тыныч, йомшак холыклымын. Мин өй өчен яратылган, ә кеше күп йөргән җирләрдә булырга яратмыйм. Ихласлыкка килгәндә, мин ялган сөйләүчеләрне дә сөймим. Әлбәттә, бу яшәү өчен комачаулыйдыр да. Кайчакта ялганласаң яхшырак була. Өйрәнергә тырышам - әлегә килеп чыкмый.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса