Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Күренекле композитор Рәис Нәгыймовның дәвамчысы кем? [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]

Әлеге сорауга җавапны кичә узган Рәис Нәгыймов исемендәге беренче бөтенроссия иҗат фестивалендә эзләделәр. Нәтиҗәләргә караганда, таптылар да булса кирәк.

Кинәт арабыздан киткән күренекле композитор, баянчы, педагог, Татарстанның атказанаган мәдәният хезмәткәре Рәис Нәгыймов исемен мәңгеләштерү максатыннан, мәшһүр талант иясе үзе дә чын ихласы белән хезмәт иткән хаклыбыз мирасын саклау нияте белән нигез салынган фестиваль быел беренче тапкыр Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырылды һәм үз кысаларында баян һәм аккордеонда уйнаучы яшь музыкантлар бәйгесе белән беррәттән аларның укытучыларын сынап карау белән дә истәлекле булды. Бәйгедә барысы 156 кеше катнашып (узган елгы республика бәйгесе белән чагыштырганда бу 5 тапкырга артык!), араларында Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Бөгелмә, Яр Чаллы музыкка һәм сәнгать мәктәпләреннән килгән зур делегация олы һәм кече сәхнәләрдә Россия төбәкләреннән килүче иҗатчылар белән тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелдерде бу чараны.
Нәтиҗәдә үз төркемнәрендә җиңүчеләрнең иң күбе азнакайлылар булып чыкты. Өлкәннәр төркемендә абсолют җиңүгә ирешкән Газинур Равиловка тамашачылар да, жюри әгъзалары да яхшы киләчәк юрадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса