Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Кибет» Мәскәүгә юл ала

18 мартта Әлмәт драмтеатрының бер өлеше Мәскәү шәһәренә кузгала.

Ике көн рәттән безнекеләр башкала тамашачысына Олжас Жанайдаров әсәре буенча режиссер Эдуард Шахов сәхнәләштергән «Кибет» спектаклен күрсәтә. 20 мартта 18.00 сәгатьтә Милләтләр театрының кече сәхнәсендә «Кибет» «Россиянең кече шәһәрләре театрлары» фестивале җиңүчесе буларак тәкъдим ителсә, 21 мартта шул ук сәхнәдә «Алтын битлек-2018» милли театр премиясе һәм фестивале номинанты буларак уйналачак. Мәгълүм булганча, «Кибет» спектакле дүрт номинациядә «Алтын битлек»кә дәгъва итә. Әлеге җаваплы иҗади сәфәр алдыннан театр спектакльне 16 мартта үз сәхнәләрендә уйнап, әлмәтлеләрдән хәер-фатиха алмакчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса