Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда “Орфей” классик музыка радиостанциясе эшли башлый

27 февральдә 88.9 FM ешлыгына конкурс җиңүчесе билгеле булды


Татарстанның музыкаль сәнгать өлкәсендә Р.Нуриев исемендәге классик балет фестивале, Ф.Шаляпин исемендәге опера фестивале кебек зур проектлары белән беррәттән яңа мәгълүмат чыганагы барлыкка киләчәк. Казанда "Орфей" классик музыка радиостанциясе - программасы нигезендә классик музыка булган дәүләт каналы эшли башлый.

Бүген Мәскәүдә, элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәттә Казанда ике радио ешлыгын билгеләү буенча федераль конкурс комиссиясе утырышы үтте.

100.9 МГц ешлыгы өчен ярышта "Мир" дәүләтара телерадиокомпаниясе җиңүче булды. Икенче ешлык - 88.9 МГц "Орфей" радиостанциясенә эләкте.

Россиянең башка шәһәрләрендә ешлыкларны билгеләгәндә "Орфей" радиостанциясе конкурста үзе катнашкан булса, хәзерге очракта "Орфей-Казан" ҖЧҖ конкурста җиңүче булды. Ул "Орфей" радиосы программаларын эфирга чыгарачак.

Казанда конкурс комиссиясе вәкилләренә "Орфей" радиосын эшләтеп җибәрергә ярдәм белән Н.Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин, ТР Дәүләт симфония оркестры, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры коллективлары мөрәҗәгать юллады. Шулай ук конкурс комиссиясе вәкилләренә Казандагы проектка ярдәм белән радиостанциянең попечительләр советы вәкилләре - Россиянең халык артисты Дмитрий Хворостовский, "Геликон-Опера" Мәскәү музыка театры баш режиссеры Дмитрий Бертман, "Musica Viva" Мәскәү камера оркестры, П.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе профессоры Александр Рудин һәм башка танылган музыка сәнгате эшлеклеләре мөрәҗгать иткән.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250