Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале узачак

5-11 сентябрьдә Казанда Халыкара мөселман киносы фестивале узачак.

Быел анда төп кунаклар киноның эчтәлеген кайгыртучылар һәм Татарстан кинематографиясенә азмы-күпме йогынты ясый алучылар булачак. Болар - төрле илләрдән килгән кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр, Белград, Италия, Женева һәм "Әл-Җәзирә" фестивале директорлары. Без шул рәвешле ялтыравыктан эчтәлекне кайгыртуга күчәбез, дип белдерде Хөкүмәт йортындагы брифингта мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина.

15 миллионлык бюджет: азмы бу, күпме?

Тугызынчы тапкыр үткәрелә торган фестивальнең бюджеты артмаган. Ул узган елдагы кебек үк 15 миллион сумны тәшкил итә. Аның 1 млн 925 меңе - Татарстан Президенты гранты, 5 миллионы - Мәдәният министрлыгыннан, калган өлешен республика бюджеты һәм иганәчеләр күтәрә. Гүзәл Нигъмәтуллина әйтүенчә, кинофестиваль Татарстанда кино җитештерүгә этәргеч булып тора. Үзебезнекеләрдән 20 эш тәкъдим ителгән булган. Шулардан 6сы сайлап алынган. Фестивальдә балалар секциясенең пәйда булуы да аның бер урында таптанмавына ишарә, диде ул.

Шунысы да кызык: "кызыл келәм"нән үтүчеләр арасында гонорар таләп иткәннәре дә, бушка килүчеләре дә бар икән. Соңгылары үз мәнфәгатьләрен кайгыртып, өйрәнер яки катнашыр өчен килә. Быел Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә килүчеләр бигрәк тә күп булырга охшаган. "Мәдәниятләр аралашуы аша - аралашу әдәбенә" шигаре белән үткән чара Татарстан Президенты һәм Татарстан хөкүмәте ярдәме белән үтә. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Россия мөфтиләр шурасы, Россия кинематографистлары берлеге, "Татаркино" берләшмәсе гамәлгә куя.

Сыйфатына күрә бәясе

Фестивальгә җәмгысы 54 илдән 450 гариза кабул ителгән. Македония, Сенегал, Мальдив утраулары режиссерларының беренче тапкыр катнашуы икән. Иң күп фильмнарны Россия, Иран, Төркия, Франция, Һиндстан, Бөекбритания, Германия һәм Италия тәкъдим иткән. Татарстаннан 20 гариза кабул ителгән. Бәйгегә 50 фильм сайлап алынган. Аларның 20се - нәфис (10 тулы, 10 кыска метражлы), 20 се - документаль, 10ысы - анимацион фильм. Бәйге программасыннан тыш, параллель рәвештә башка бүлекләр дә каралган. Әйтик, "Документаль Татарстан", "Сугыш һәм Тынычлык", "Татар­станның яшь кинематографистлары көне" һәм башкалар. Бәйгедә Татарстаннан "Уен тәмам" кыска метражлы (реж. - М. Швачко), "Игътибар үзә­гендә - кеше" тулы метражлы документаль фильм (реж. - Д. Тарханов) һәм "Татармультфильм"ның дүрт анимацион фильмы катнаша. Аларга "Мосфильм" киноконцерны генераль директоры Карен Шахназаров җитәкчелегендә халыкара жюри бәя бирәчәк. Жюрида культуролог Вера Лангерова (Чехия), Иран режиссеры Дариуш Мехруджи, Татарстаннан җәмәгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев бар. Җиңүчеләргә гадәттәгечә 10 сын тапшырылачак, шулай ук Татарстан Президентының, Төрексойның, Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләр гильдиясенең, БДБ эшләре буенча федераль агентлыкның да махсус бүләкләре бар.

Фестивальнең дәрәҗәсе артамы? Мәдәният министры урынбасары арта дип исәпли. Аныңча, кино сәнгатендә абруй казанган шәхесләрнең фестиваль белән кызыксынулары, мастер-класслар үткәрергә теләүләре һәм проектларын тәкъдим итүләре - моңа дәлил.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса