Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Камиллеккә ирешкән Камил

Театр корифее. Әлмәт театрының бренды. Ил агасы. Театрның намусы... Бу бәяләмәләрнең барысы да бер шәхескә - 70 яшен билгеләп үткән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Р.Төхфәтуллин премиясе иясе Камил Вәлиев турында. Болар хакында Мәдәният министрлыгы, җирлек хакимияте, юбилярның хезмәттәшләре, якташлары 12 октябрьдә узган юбилей кичәсендә искәрттеләр.


Аларның сүзен куәтләгәндәй тамашаның шаһиты булган коллегабыз: "Шәһәрнең мактаулы гражданины исеменә лаеклы кеше", - диде. Каршы килерлек сәбәп юк. 50 ел гомерен мәдәнияткә, рухи агартуга багышлаганын, Туфан Миңнуллинның "Монда тудык, монда үстек" спектаклендәге нефтьче Зарифын гына искә алсаң да, шәһәрнең 60, кара алтын ятмалары үзләштерелә башлауның 70 еллыклары, театр җиденче дистәсен аклар алдыннан бу мәртәбә дә бик урынлы буласы икән!
"Образларында камиллеккә ирешкән Камил" гә котлаулар, эпитетлар күп һәм ихлас яңгырады. Киң җәмәгатьчелек алдында гадәттә сүзгә саран тәнкыйтьче Нияз Игламов: "Заманында Сафиуллагызны күреп сезгә гашыйк булдым. Хәзер дә хөрмәтем чиксез", - дип искәртте. Мәдәният министрлыгының сәнгать үсеше бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Якупова юбилярга Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырганда: "Бай тарихлы Әлмәт театрын Камил Вәлиевтан башка күз алдына да китереп булмый", - дип билгеләп үтте. Тамашачыда театрга мөкиббәнлек сакланган икән, бу, һичшиксез, Камил әфәнденең дә казанышы.
Актерны котларга Камал театрыннан танылган Ирек Баһманов, Тинчурин, Минзәлә, Түбән Кама, Ырынбур театрларыннан иҗатташ дуслары, театр әһелләре берлеге вәкилләре, Туймазыдан якташлары килгән иде. Ә юбилей кичәсе эчтәлекле булды. Актер башкарган рольләрне тагын бер кат искә төшерергә, чагыштырырга форсат булды ул. "Үз тамашачысы булган актерлар сирәк. Камил Вәлиев шуларның берсе",- дигән иде бер котлаучы. Бу көнне театрга актерның яңа роле белән хозурланырга килүчеләр дә шактый булгандыр. Төрек драматургы Әзиз Несинның "Ал җанымны, әфәнде!" комедиясе махсус юбилей өчен дип әзерләнгән дә.
P.S. Нәрсәгә карата әйтелүенә карамастан, "махсус" дигән төшенчә кулланылыш предметына дәрәҗә, җитдилек өсти. "Махсус" куелышны Фәрит Бикчәнтәев шәкерте, үзен "Һөнәр" остаханәсендә таныткан Альберт Гаффаровка тапшырачаклары турында сүз чыккач, шәхсән мин үзем "вакыйга" көткән идем. Татар сәхнәсендә төрек авторлары буенча куелган "Буяучы" (Камал театры), "Юмарт хатыннар" (Әлмәт театры) һәм дистә еллап элек "Нәүрүз" фестивалендә төрекләрнең үз спектакльләрен күргән идем. Барысында да тәэсирләремә тулылык җитмәде. Премьераны көткәндә шул тәҗрибә өметне бераз китеп торды-торуын... Бу дүртенче тамаша да "Камил Вәлиевнең 70 яшьлеге уңаеннан спектакль" булып истә калыр, ахры. Бу фикер өчен актерның "телсез мезан"нардагы уенына тынсыз калып көлүем шаһитлары мине зәһәр битәрләмәс, дип өметләнәм.
Л Минаева

Е.Михайлов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250