Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Исәнмесез” белән саубуллаштылар

Узган шимбә көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында 67 нче сезон ябылды. Әлеге тантаналы кичә барышында "Нефтьчеләр - мәдәнияткә" проекты кысаларында "Татнефть" ААҖ театр коллективына чираттагы бүләген ясады - ГАЗ-331061 Валдай-фургон машинасы ачкычларын тапшырды.

"Татнефть" ААҖ мәдәнияткә һәрчак игътибарлы булды. Нефтьчеләр ярдәме белән соңгы елларда бу өлкәдә башкарылган эшләрнең исәбе-хисабы юк. Бу юлы да компания җитәкчелеге тарафыннан театр директоры Ф.Исмәгыйлевадан декорацияләр йөртү өчен машина сорап язган мөрәҗәгате кабул ителгәннән соң проблема тиз арада чишелеш таба. Компаниянең генераль директоры урынбасары Р.Мөхәммәдиев әлеге бүләкнең театр коллективына шатлык, файда һәм уңышлар гына алып килүен теләде. Фәридә Бәгыйсовна нефтьчеләрнең игътибары, ярдәме, авырлыкларны җиңәргә булышулары өчен компаниянең генераль директоры Ш.Тәхаветдиновка, аның урынбасары Р.Мөхәммәдиевкә чиксез рәхмәтен белдерде.

Сезонны ябу кичәсенең икенче өлеше бөек драматург Туфан Миңнуллинның якты истәлегенә багышланды.

- Туфан ага турында "иде" дип сөйләп булмый. Аның чоры әле дә дәвам итә. Ул безнең йөрәкләрдә һәрчак яшәячәк. Туфан Миңнуллин барлык шәхесләрне үзенә берләштергән олуг шәхес дип билгеләргә кирәк. Аның исеме, бай мирасы, фикерләре, уйлары безнең "Туфан мәктәбе"ндә дәвам итәчәк. Туфан фәлсәфәсендә, рухында балаларны тәрбияләсәк, киләчәгебез матур булачак, - диде Ф.Исмәгыйлева.

Бу көнне кичәдә тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинга багышланган видеофильм тәкъдим ителде, ә аннан соң яраткан артистларыбыз "Исәнмесез" спектакле белән сөендерде.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250