Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Ирония судьбы, или с легким паром” фильмы юбилеен билгеләп үтә

Фильмны бүген "Беренче канал"да күрергә мөмкин."Ирония судьбы, или с легким паром" фильмы быел юбилеен билгеләп үтә.

Моннан 40 ел элек, 1976 елның 1 гыйварында, ул беренче тапкыр Үзәк телевидение экраннарына чыккан булган, дип хәбәр итә ТАСС.

Әлеге кинолентаны төшергән Эльдар Рязанов фильмның юбилеена кадәр яши алмады − ул 30 ноябрь көнне вафат булды. Әлбәттә инде, "Ирония судьбы, или с легким паром"ны бүген сәгать 16.50 дә "Беренче канал"да күрергә мөмкин булачак. 2 гыйнвар көнне исә Тимур Бекмамбетов төшергән "Ирония судьбы. Продолжение" фильмы тамашачыларга тәкъдим ителә.
"Ел саен 31 декабрьдә минем кинокартинамны караучыларга мин сокланам. Фильмның шул кадәр популяр булуы миңа бик зур канәгатьлек бирә", - дигән иде берничә ел элек Э. Рязанов ТАССка.
2003 елда, әлеге фильм хөрмәтенә, Мәскәүнең Вернадский проспектындагы 125 нче йорт фасадына мемориаль такта урнаштырылды. Әлеге йортта төп герой - Женя Лукашин яшәгән. Алюминий пластинкага да нәкъ менә ул, дөресрәге, әлеге рольне башкарган Андрей Мягков һәм аның сөйгәне Надя (Барбара Брыльска) төшерелгән. Әмма халык мәхәббәте аларга шул кадәр зур була ки, мемориаль тактаны икенче көнгә үк урлаганнар.
Кинотасма февраль-март айларында төшерелгән булган. Ул елны кар аз яуганлыктан, кадрга эләккән урамнарга пенопласт түшәргә туры килгән. Ипполит роленә билгеләнгән артистның әтисе үлеп китү сәбәпле, аны Юрий Яковлев белән алмаштырганнар. Шуңа да карамастан, фильм тамашачылар мәхәббәтен яулый алды.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса