Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Иҗаты мәңгелек!

Г.А.Стефановский исемендәге картиналар галереясында татар һөнәри рәсем сәнгатенә нигез салучы, Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Бакый Урманченың тууына 115 ел тулуга багышлап күргәзмә ачылды.

Бакый Урманченың иҗаты мәңгелек! Аның исеме дә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә мәңгелек дигәнне аңлата. Бөек шәхеснең картиналары һәм сыннары илебезнең күп музейларында урын алган, үз куллары белән ясалган һәйкәлләре шәһәр һәм авыл мәйданнарын бизи. Рәссамның әсәрләре үзе бер тарих! Аларда халкыбызның үткәне, бүгенгесе, рухи дөньясы, эчке кичерешләре чагыла. Шәхес иҗаты бүгенге чор рәссамнарын да рухландыра.

Урманченың танылган рәсемнәреннән торган күргәзмә ачылу Әлмәтебезнең мәдәни тормышында зур урын алып тора. Татар сынлы сәнгатенә күпер салучы белән җирлегебездә кабаттан очрашу олы дәрәҗә, аның иҗатын хөрмәт иткән сәнгать сөючеләр белән аралашу зур бәхет. Моны үз чыгышында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.Самойлов та билгеләп узды. Шулай ук чарада ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Р.Нургалиева, Әлмәт картиналар галереясы директоры Р.Минабетдинова, Яр Чаллы картиналар галереясының фәнни эшләр буенча директор урынбасары М.Мингалиев, Әлмәт музыка көллияте директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Г.Еремеева катнашты.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250