Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

ХӘЙРИЯ: Әлмәт яшьләре интернат-мәктәптә кунак булды [+ФОТОЛАР]

16 декабрьдә шәһәребезнең волонтер яшьләре Рус Акташындагы коррекция интернат-мәктәбендә хәйрия чарасы оештырды.

Изге гамәлгә башлангыч салучы һәм оештыручы Руслан Вильдановның исеме безнең газета укучыларына яхшы таныш. Гаять киңкырлы, тырыш, максатчан, мәрхәмәтле шагыйрь һәм композитор егетне үзе кебек үк сәләтле һәм иҗади яшьләр куәтләп алып, нәниләр өчен искиткеч бәйрәм бүләк итте. Волонтерлар аларга спорт уеннары әзерләде һәм якынлашып килүче Яңа ел алдыннан бүләкләрне дә мулдан өләште.

Әлеге хәйрия чарасы яңалык түгел, аңа нигез моннан берничә ел элек салынган иде. Оештыручылар сүзләренчә, күркәм традиция дәвамлы һәм ул балаларга да, яшьләргә дә онытылмас хис-кичерешләр, энергия, позитив бирә.

Спорт уеннары бу юлы да гөрләп торды. 3 команда арасында уздырылган эстафета ярышлары укучыларны җитезлектә һәм бердәмлектә сынады. Алып баручылар Руслан Вильданов белән Салават Минһаҗев бәйрәм залында күңелле мохит булдырып, уен-көлке белән балаларга күтәренке кәеф өләште. Командалар исә шушы дулкында рәхәтләнеп күңел ачты, биремнәрне уңышлы башкарып, яхшы күрсәткечләргә иреште. Аларның һәммәсе дә мактау сүзләренә лаек, һәммәсе дә оештыручылар тарафыннан җиңүче дип табылды һәм һәр команда грамоталар, тәмле бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Руслан әйтүенчә, балаларның гадәти тормыш-көнкүрешенә яңа сулыш бирү, илһамландыру, канатландыру, рухларын ныгыту чараның төп максаты булып тора. Әнә шундый очрашу-аралашулар нәтиҗәсендә алар шәһәребезнең сәләтле яшьләре белән элемтәләр булдыра, яңа дуслар таба, оештыручылар өчен дә нәниләр белән танышу, бәхетле мизгелләр бүләк итү зур канәгатьлек хисе бирә. Кем белә, бәлки киләчәктә укучылар үзләре дә шушы юнәлештә үсеш алыр һәм абый-апаларыннан күрмәк изге гамәлләргә алыныр? Русланның тормыш, әйләнә-тирә мохит, кыйммәтләр турындагы чыгышы балаларны бу хакта уйланырга мәҗбүр итте.

Бәйрәм ике як өчен дә файдалы, мавыктыргыч булды. Шәһәребезнең битараф булмаган яшьләренең бу гамәле үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Ә изге эштә катнашучылар байтак иде, "Әлмәт таңнары" һәм "Знамя труда" газеталары хезмәткәрләре дә аннан читтә калмады. "Постройка+" журналы, "Импульс" маркетинг җитәкчесе Вячеслав Климин, "МAMINA" үзәге, Саша Эксперимент һәм башкалар да үз өлешләрен кертте. Шунысы сөендерә, хәйрия чаралары елдан-ел күбрәк кешене җәлеп итә, бу - шәфкатьле, зур йөрәкле якташларыбызның күп булуына тагын бер дәлил.

Алия Низамова

Руслан Бажутов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса