Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразованың туган көне! КОТЛЫЙБЫЗ!

8 гыйнвар - татар халкының иң моңлы, талантлы, акыллы, тырыш һәм чибәр җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова туган көн! Бүген ул - эстрада сәхнәсенең алыштыргысыз һәм затлы җырчылары рәтендә.

Бер ел эчендә Гүзәлнең тормышы тагын да күңелле, истәлекле вакыйгаларга баеды. Иҗатында яңа һәм уңышлы җырлар, клиплар иҗат ителсә, гастрольләре гөрләп барса, тормышында да матур мизгелләр булды: төпчек уллары Самирга 1 яшь тулды. Өч бала әнисе Гүзәл Уразова - күпләргә үрнәк булырлык шәхес!


Быелгы туган көнен җырчы зурлап билгеләп үтәргә теләмәвен белдерде: "Мин туган көнемне үткәрергә яратмыйм. Быел да гаилә белән генә үткәреп җибәрергә исәп. Туган көнем уңаеннан Казанда 9, 10 гыйнварда концертларыбыз булачак. Бүләк көтмим, тамашачым килсә, иң зур бүләк шул булачак". Сүз уңаеннан, Гүзәлгә нинди чәчәкләр бүләк итәргә белмәсәгез, аның яраткан чәчәкләре - ак розалар һәм соңгы хит җырыннан соң ромашкалар!


Татар халкына кабатланмас моңлы тавышлы җырчы бүләк иткән Гүзәлнең әти-әнисенә исә рәхмәт сүзләре җиткерәбез!

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса