Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразовадан Гашыйклар көненә «мәхәббәтле һәм тәмле» клип [+ВИДЕО]

14 февральны барлык мәхәббәтне татып караган затлар бәйрәм итә. Махсус бәйрәм белән котлап, татар эстрада артисты Гүзәл Уразова үзенең өр яңа клибын тәкъдим итә. «Мәхәббәт ул шундый» дигән җыр клибында Гүзәл үзе генә төшә.

Клип, дөрестән дә, «тәмле» килеп чыккан. Ник дигәндә, җырчы үзгә бер образ сайлаган. Мәхәббәтнең төсе кызыл диләр. Менә ул да анда алсу, кызыл, төсле киемнәрдә, баллы ризыклар ашап йөрүче курчак сыман төшкән.

«Хөрмәтле яраткан дусларым! Гомер буе мәхәббәттә яшәргә язсын сезгә! Сөйгәннәрегезгә карата, әти-әнигә, балаларга һәрвакыт мәхәббәтегез ташып торсын! Мин сезне яратам!», дип тамашачыларын котлап яза ул.

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса