Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гүзәл Уразова имиджын үзгәртергә Париждан стилистлар чакыра [+ВИДЕО]

Яңа елга - яңа образ! Җырчы Гүзәл Уразова үзенең имиджын үзгәртергә теләп, Франциядән шәп стилистлар чакыра.

Стилистлар, дөрестән дә, шәп - балалары Камилә һәм Самир Хәкимовлар икән. Камилә килештереп: «Камилла из Парижа», дип үзен таныштыра. Ә малае кайгыртып кына: «Мама, все в порядке?» ди.

Балалары әле кечкенә булганлыктан, әнисен бизәндергәндә үпкәләшеп тә алалар. Гүзәл генә аларга: «Минем бит ике күзем, икегез дә буйый аласыз», ди.

Күлмәкне «Свинка Пеппа» мультфильм герое кебек, алсу булсын дип, нәкъ шул төстәгесен сайларга керешәләр. Ләкин гардеробта гына кирәк төс булмый.

Киемен дә сайлашалар, чәчләрен дә карыйлар, махсус кич өчен макияж да ясыйлар.

Әнисе Камиләдән: «Тагын кемгә макияж ясадың?» дип сорагач, кызы: «Мадонна, Бритни Спирс, Алла Пугачевага, ә бүген менә Гүзәл Уразовага ясадым», ди.

Гүзәлнең: «Ашыйсы килә башлады», дигәч, Камилә: «Мин стилист, пешекче түгел», дип җавап кайтара.

Баласы өчен әнисе һәрчак гүзәл була инде, әле матурлаганда үзләре дә катнашкач. Шуңа күрә, әниләренең имиджын яңарткан балалар: «Син бик матур, болай чыгыш ясасаң була», диләр.

http://tatar-today.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса