Әлмәт кызы Гөлшат Хамурзина “Голос” тапшыруыннан төшеп калды
Гөлшат Хамурзина бүген Александра Воробьева белән "көрәште". Аларның дуэты наставникларны уйга калдырды: кызлар башкаруындагы "Две розы" җыры һәммәсен тетрәндерде.
Билан конкурсантларның җырны ике төрле хис-кичерешләр белән башкаруын билгеләп, бик үк аңа "иярә" алмавын әйтте. Агутин ике образның да катлаулы икәнлегенә күрсәтеп, җырчыларның кичерешләрне үзенчәлекле җиткерүләрен ассызыклады. Кызларның наставнигы Градский Гөлшатның роза кебек чәчәк атуын билгеләде, әмма Александраның җырлавын югарырак бәяләп, аны сайлады.
Гөлшат тапшырудан китүенә дә карамастан, бәхетле булуын, бүген ике туган энесе тууын әйтеп, шатлыгы белән уртаклашты һәм саубуллашу сүзе итеп татарча җыр башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа