Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ Сәфәрова ире фамилиясен алмавының сәбәбен әйтте

"Гөлназ исемен миңа әни сайлаган. 70нче еллар уртасында эфирга "Томан тарала" дигән радиопостановка чыккан һәм аны әни яратып тыңлый торган булган.

Анда төп рольне Гөлназ исеме астында Наилә Гәрәева уйнаган. Героиня гади, акыллы авыл кызы булган. Әнигә радиопостановкага караганда да, Гөлназ исеме ныграк ошаган. "Кызым туса, шул исемне кушачакмын", - дигән уйлар аны шуннан бирле озатып килгән", - ди Гөлназ.

- Кыскасы, исем мин туганчы ун ел алдан сайланган."Гөлназ" миңа кечкенә вакыттта бер дә ошамый иде, хәзер исә үземне ниндидер бүтән исем белән күз алдыма да китерә алмыйм. Псевдоним алу теләге бөтенләй булмады. Миңа калса, исем-фамилиям яңгырашлы, үземә дә килешеп тора, Аллага шөкер! Кияүгә чыккач фамилиям үзгәрмәде. Документлар буенча да мин - Сәфәрова. Ирем моңа карата бернинди канәгатьсезлеклеген белдермәде. Без икебез дә мондый ише формальлекләргә артык игътибар бирмибез.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса