Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Гөлназ Асаеваның әнисе: «Баланың башында булмаса, күпме аңлатсаң да, акылы артмаячак»

Яшь җырчы Гөлназ Асаева турында соңгы арада нинди генә имеш-мимешләр ишетелми. Инде Радик Юльякшинга "кияүгә биреп" туктадылар шикелле.

Тик күптән түгел генә кайбер матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә Гөлназ белән бәйле тагын бер вакыйга калкып чыкты: имеш, җырчы төнге клубта сугышкан.

Гөлназның әнисе Лилия Биктимерова да Башкортстанда танылган җырчы. Әни кеше кызы турындагы күңелсез яңалыкларны ничек кабул итә икән? Гөлназга өйдә шелтә эләгәме? Лилия ханым белән без әнә шул шакта сөйләштек.

- "Әти, әни, минем берүзем яшисе килә", - дигәч, без каршы килмәдек. Чөнки, беренчедән, ул акыллы бала: аңа ышанабыз. Икенчедән, бездән бер тиен дә акча сорамый, үз гонорарына җырлар яздыра, ашый һәм киенә.

"Төнге клубта сугышып йөргән" дигән хәбәрне уку белән үк, төн уртасында Гөлназга шалтыратып, бу хәлне аңлатып бирүен сорадым. Ул кычкырып көлеп җибәрде. Баксаң, ул вакыйга чамадан тыш күпертелгән икән. Пиар, ягъни. Әйе, төнге клубка барган, әмма бөтен дөнья сөйләрлек тәртипсезлек кылмаган. Ул имеш-мимешләргә көенмим инде, чөнки хәзер заманы башка. Бүгенге көн өчен ул гадәти күренеш. Безнең чорда башкача иде. Мин Фәдис белән яши башлаганда: "Кеше нәрсә әйтер икән?" - дип, куркып йөри идем. Ә хәзер кысаларга сыймаган әйберне, киресенчә, күтәреп алып, пиар ясыйлар.

Гөлназга ышанам. Балаларыбыз акыллы булсыннар берүк! Баланың башында булмаса, күпме аңлатсаң да, акылы артмаячак.

Зоя СОЛОШИНА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса