Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фирдүс Тямаев: "Концерт үткәрү өчен минимум 2-3 миллион кирәк"

Татар эстрадасының "Григорий Лепсы" Фирдүс Тямаев акча мәсьәләсенең үз тормышында бик зур урын алып торуын сөйләгән. Сыйфатлы җырлар яздыру, концертлар үткәрү, костюмнар әзерләү - бик зур чыгымнар таләп итә, ди ул.

«БИЗНЕС Online»га биргән зур әңгәмәсендә җырчы күп кенә сорауларга җавап биргән.
- Бүген сезнең белән интевьюга килер алдыннан гына да өч тавыш яздыру студиясендә 50 мең акча калдырдым, кесәдә 2 мең бар. Халыкка сыйфатлы товар тәкъдим итәр өчен акча күп китә. Бу аңлашыла да, үзебезгә кире кайтсын өчен тырышмый хәлем юк. Моңа мин җаваплы. 14 гаилә ашатам - төркемемдә шулкадәр кеше эшли.
- Мин халык арасыннан чыккан егет, профессионал җырчы да түгел, ә автор-башкаручы. "Үзебезнең калхуз малае" диюләренә дә үпкәләмим, чөнки бу дөрестән дә шулай. Халык мине үз егете дип саный икән, мин - бәхетле, - дип белдергән Фидүс Тямаев.
http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса