Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Фестиваль бүләкләре дөнья буйлап таралды

"Мәдәниятләр диалогы аша мәдәниятле диалогка" шигаре астында узган VIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале үз эшен тәмамлады. Фестивальнең тантаналы ябылыш кичәсе "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында узды.

Тынычлык, миһербанлык, түземлелек идеалларын пропагандалаучы фильмнар арасыннан "иң-иңнәре" җиңүче дип табылды. Концерт программасы белән үрелеп барган чара сәхнәсенә Америка режиссеры Дэниел Линдси, атаклы сценарист һәм режиссер Андрей Кончаловский, Россия актерлары Валерий Золотухин, Алла Будницкая, шулай ук фестивальнең жюри әгъзалары менеп, җиңүчеләрне игълан итте. Атаклы кунаклар Казанга, Татарстанга соклану белдерделәр, аның иҗади һәм рухи куәтенең ныклыгына басым ясадылар. Җиңү яулаган бәхетле иҗатчылар арасында ватандашларыбыз да бар. Менә алар:

- "Иң яхшы анимация фильмы" - "Жила-была мама", режиссеры Анна Артемьева, Россия;

- "Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм" - "Колыбель счастья", режиссеры - Сергей Киатров, Россия (Татарстан);

- ТӨРЕКСОЙ Халыкара төрки мәдәнияте оешмасының махсус бүләге балалар өчен татар халык әкиятләре буенча анимация сериалы өчен режиссер Сергей Киатровка (Россия, Татарстан) тапшырылды.

Татарстаннан катнашкан Сергей Яковлевның «Аптека на Проломной» документаль фильмы жюри тарафыннан "экранда югары эстетик кимәлдә тарихи үткәннәрне гәүдәләндергәне өчен" билгеләп үтелде.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250