Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Данир Сабировның хатынын башкалар да ярата?!

Татар эстрадасының иң популяр кешесе хатыны Миләүшә турында эксклюзив интервью бирде.

- Без Казандагы "Азу" дип аталган хәләл ресторанда таныштык. Мин анда туй алып бардым, Миләүшә кунак иде. Хәзер ул - безнең төркемнең директоры, минем уң кулым, сул кулым, башым-аягым дигәндәй, гомумән, аннан башка безнең эш бармый. Мәктәпне - медальгә, Энергетика университетын кызыл дипломга тәмамлаган, һөнәре буенча социолог Миләүшә, Аллага шөкер, бөтен бухгалтерия, оештыру эшләребезне алып бара. Ул икенче бала белән декретта утырганда аңардан башка гына концерт куеп йөреп карадым, керем кимеде, чыгым артты - эшнең рәте китте. Мин үзем акча санап йөрүне яратмыйм, артистның урыны - сәхнә, эше концерт кую дип саныйм. Миләүшә мине илһамландырып торучы да ул, менә болай кызыграк, монысы әйбәт дип, мине хуплый, төзәтә, үсендерә.


Әле безне ашату да аның өстендә, үзе әзерләп ашата хәзер. Элек авыр иде, чыгасың концерт куеп, кафе эзлисең, ә ул бөтен җирдә дә юк. Юл буенда нинди кафе очрый, шунда туктыйсың, ашыйсың... Хәзер гастрольләргә кибеттән ризык төяп алып барабыз, ике мультиваркабыз бар, теләсә-кайсы гримеркага кереп, кызлар шунда ашарга пешерәләр. Элек мин болай эшләү бик мәшәкатьле дип уйлый идем, юк икән, Миләүшә дә болай җайлырак ди. Туклану режимы барлыкка килде, һәр иртәдә ботка ашауны гадәткә керттек. Берәр сәбәп чыгып, Миләүшә безнең белән бара алмый калса, бөтен төркем борчуга төшә (көлә).

Интервьюның тулырак варианты ссылка буенча http://matbugat.ru/news/?id=13599

Матбугат.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса