Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Чәчкә: "Малай телибез, исемен дә уйлап куйдык инде"

Күптән түгел генә җырчы Чәчкә катлаулы операция ясаткан. Җиде көн хастаханәдә ятканнан соң ул гаиләсе янына кайткан.

- Бер колагымның пәрдәсе юк иде: шуңа салкын тиеп, гел яфаландым. Аннары соң соңгы вакытларда ишетүем дә начарланды. Хәзер ясалма пәрдә куйдылар, бер атнадан соң җөйләрен салдырырга тиешләр. Бу операцияне күптәннән ясатасы иде, әмма вакыт тапмый йөрдем. Рамазан аенда, эш юк чагында дәваландым.
- Сез хастаханәдә булганда, балагыз кем белән калды?
- Əтисе карады. Булдыра ул, менә дигән торганнар. Бу ай кызыбыз өчен бик авыр булды: күкрәктән ташлаттык, минем белән дә озак вакытка аерылып торырга туры килде...
- Кызыгызга нинди исем кушуыгыз турында белгәч, күпләр аңлап та бетермәделәр. Хәзер ияләшкәннәрдер инде?!
- Барыбер Веснаны исем буларак түгел, ә ел фасылы итеп кабул итәләр. Якыннарыбыз өйрәнде инде, "Веснушка" дип йөртәләр. Ә башкалар өйрәнерләр әле! Элек тә Регина ише чит ил исемнәре колакка ятышлы булмаган. Нишлим соң, татар исемнәре ошамый бит. Кешегә ошасын дип, үземнең күңелемә ятмаган исем куштырта алмыйм шул. Башкалар сүзенә күңелем артык төшми. Икенче бала да телибез, малай булса, аңа итальян исеме сайлап куйдык инде.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса