Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

«Бураново әбиләре» төркеменең иң өлкән әбисе вафат булган

Удмуртиядә 87 нче яшендә «Бураново әбиләре» төркеменннән Елизавета Зарбатова вафат булды.

Зарбатова 13 гыйнварда туган авылы Бурановада вафат булган. Бу хәбәрне киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне кирәк санамаганнар. Аннан, яше шактый булган Лиза әби коллектив белән күптән чыгыш ясамый торган булган.

- Ул төркемдәге әбиләрнең иң өлкәне иде. Күпләгән җырлар авторы. «Евровидение» конкурсында төркемгә зур уңыш китергән «Пучоко» җыры да аныкы иде. Тик, Елизавета Зарбатова соңгы берничә елда чыгыш ясамады, - диде коллективның матбугат сәркатибе Светлана Сырыгина.

Бүгенге көндә, «Бураново әбиләре» төркеме Сочи олимпиадасына бару мәшәкатьләре белән йөриләр. Биредә алар уеннарга атап язылган «Ветерок» җырын башкарачаклар. абушек".

Фото: www.rg.ru. (Елизавета Зарбатова сулдан икенче)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250